From Wikipedia, the free encyclopedia
Гали Закиров, Гали Закир улы Закиров, рус. Закиров Гали Закирович (1910 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Байлар Сабасы — 1944 ел, Украина ССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия кече сержанты, Воронеж фронты 60нчы армия 3нче гвардия һава десанты дивизиясе 8нче гвардия һава десанты полкы 3нче батальоны укчылар округы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1944)[1].
Гали Закиров | |
---|---|
Туу датасы | 1910 ел |
Туу урыны | Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлар Сабасы |
Үлем датасы | ??.02.1944 |
Үлем урыны | Украина ССР |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | Һава-десант гаскәрләре |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, кече сержант |
Җитәкчелек иткән | отделение |
Бүләкләр һәм премияләр |
1910 елда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы аылында (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Башлангыч белем алгач, күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1940 елда гаиләсе (хатыны Хәзирә) белән Казакъ ССР Төньяк-Казакъстан өлкәсе Ленин районы (хәзерге Есил районы) Ильинка авылына күченә. Анда МТСта эшли. 1941 елда Кызыл гаскәргә хәрби хезмәткә чакырыла.
1941 елның июль аеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: Төньяк-көнбатыш, Үзәк, Воронеж , 1нче Украина фронтларында[2]. 1942 ел башында каты яралана, Байлар Сабасында 6 ай дәвалана. 1943 елның 9 октябрендә Воронеж фронты 60нчы армия 3 нче гвардия һава десанты дивизиясе 8нче гвардия һава десанты полкы 3нче батальоны укчылар округы командиры Г. Закиров Киев өлкәсе Вышгород районы Ясногородок авылы янында Днепрның уң ярында яуланган плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта батырлык күрсәтә, дошманның бер ротага якын гаскәриен сафтан чыгара. Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (10.01.1944). 1944 елның февралендә Украина ССР җирендә барган сугышларның берсендә һәлак була (хәбәрсез югала).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.