Галиәсгар Камал
татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрне / From Wikipedia, the free encyclopedia
Галиәсгар Камал, тулы исеме Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов (1879 елның 6 гыйнвары — 1933 елның 16 июне) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. Хезмәт Батыры (1923). 1926 елда Г. Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Кыска фактлар Галиәсгар Камал, Туган телдә исем ...
Галиәсгар Камал | |
---|---|
Туган телдә исем | Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов |
Туган | 6 гыйнвар 1879(1879-01-06) РИ, Казан губернасы, Казан |
Үлгән | 16 июнь 1933(1933-06-16) (54 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Галиәсгар Камал йорты[1] |
Милләт | Татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе Русия империясе→ РСФСР РСФСР→ ССРБ ССРБ |
Һөнәре | драматург, журналист |
Җефет | I хатыны Бибигайшә (18??-1918) II хатыны Әсма (1887-1941) |
Балалар | I никахыннан: Әхмәт, Әминә, Фәһимә, Әнәс (1908-1978), Мөхәммәт, Зөфәр II никахыннан: Фаикъ (1919-1941), Фәрит, Наил, Рәфыйка. |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Зәйнәп Камалова |
Бүләк һәм премияләре | Хезмәт Батыры |
Сайт | galiaskar.php |
Ябу
Википедиядә Камал фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Википедиядә Камалетдинов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.