Казаннның Сәвит райунында урнашкан урам From Wikipedia, the free encyclopedia
Гадел Кутуй урамы (рус. улица Аделя Кутуя) — Казанның Вахит һәм Совет районнарында урнашкан урам. Язучы Гадел Кутуй исемен (1903-1945) йөртә.
Озынлык | 5,864 ± 0,001 km |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Совет районы |
Халык саны, кеше | 12,667[1] |
Почта индексы | 420059, 420073, 420081, 420087 һәм 420102 |
Урамның беренче тармагы Горьки тимер юлының Әмәт-Новаторлар учаскасы өстендә башлана, икенче тармак исә Кызыл Позиция урамы белән киселештән башлана. Гвардия урамы белән киселештән башлап урам бер юл булып дәвам итә, шуннан соң Шуртыгин, Седов, Габдулла Кариев урамнары белән кисешә, Толпар урамы белән киселештән яңадан ике юлга тармаклана; беренче тармак «Җиңү» торак комплексына барып җитмичә тәмамлана. Икенче тармак Бохара һәм Даурия урамнары белән кисешкәннән соң Родин урамы белән киселештә тәмамлана.
Хәзерге исемен 1964 елның 8 гыйнварыннан йөртә. Элеккеге исеме − Вознесенски тракты. Борынгы тракт Арча кырында Себер трактыннан тармакланып, тимер юл артындагы Клыковка бистәсеннән уза. Ул Казан тирәсендәге Вознесение, Салмыч, Богородское, Гильдеево авылларына таба бара.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.