Вулкан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вулкан — Җир шарының өслегендә барлыкка килгән табигый геологик җисем. Вулканнар аша җир өслегенә магма чыга. Җир кабыгында чатнаган урыннар бар, алар тирәсендә мантия матдәсе — магманың басымы кечерәк була.
Кыска фактлар ... хөрмәтенә аталган, Материал төре ...
Вулкан | |
... хөрмәтенә аталган | Вулькано[d] |
---|---|
Материал төре | янартау тау токымнары[d], магма, Лава[d], лавовый поток[d], Тефра[d], янартау туфы[d] һәм көл[d] |
Кайда өйрәнелә | җирбелем, янартаубелем[d], igneous petrology[d], геофизика һәм геодинамика[d] |
Җитештерә | күмер тудыргычның икеләтә әчемәсе[d] һәм Магмалы тау токымнары |
Нинди веб-биттә тасвирланган | neal.fun/earth-reviews/volcanoes(ингл.) |
Эпонимик төркемнәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Вулкан Викиҗыентыкта |
Ябу
Мантия матдәсе эретелеп, магма учагы барлыкка килә.
Магмада эрегән газлар аны учактан вулкан каналы буенча өскә, кратерга этеп чыгара. Җир өстенә агып чыккан магманы лава дип атыйлар. Яңа агып чыккан лаваның температурасы 1000 °С ка җитә. Сыек лава тыныч кына ага; ә үзлерәк лавадан шартлап газлар чыга; бик үзле лава кратердан вак кисәкчекләр — вулкан көле һәм көчле атыш вакытында эре кисәкләр — вулкан бомбалары рәвешендә атылып чыга.