From Wikipedia, the free encyclopedia
Вологда — шул исемдәге шәһәрнең аэропорты. Кала үзәгеннән Архангельск шоссесы буйлап баргач 10 км төньяктарак урнашкан. Федераль әһәмияттәге аэропортлар статусына ия.
Вологда | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Вологда өлкәсе |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 118 метр |
Хезмәтләндерүче | Вологодское авиапредприятие[d] |
Рәсми ачылу датасы | 1931 |
Пассажир әйләнеше | 5315[1] |
Хәләте | кулланылышта[d] |
ИАТА аэропорт коды | VGD |
ИКАО аэропорт коды | ULWW |
Вологда Викиҗыентыкта |
Аэродром Ан-2, Ан-24, Ан-26, Ан-28, Ан-30, Ан-74, Як-40 самолетларын һәм алардан җиңелрәкләрен, шулай ук бөтен төр вертолетларны кабул итә. Аэродромның күтәрелү һәм утыру юлы максималь авырлыгы 50 тонналы һава суднолары өчен исәпләнгән.
Беренче Вологда аэродромы дип Котельниково (Можайский поселогы) авылы тау сыртын атарга була, ул Вологдадагы Пошехонский шоссесыннан 10 км еракта урнашкан. 1862 елда Александр Федорович Можайский үзенең хатыны имениесында берене очу аппаратлары конструкцияләрен уйлап таба. Монда ук сынаулар үткәрә.
Ватандашлар сугышы елларында аэродром Корино янында була. Хәзер биләмә Вологда станциясенә терәлеп тора. 1918-1919 елларда биредә «Фарман» тибындагы самолетлар чыгарыла.
1931 елда беренче Вологда юлчы самолетлары барлыкка килә. «Кызыл Төньяк» гәзите: «Беренче сентябрьдә һава линияләре ачу Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск һава линияләре ачыла» дип яза. 1931 елда Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск һава линияләре булдырыла. Вологдадан даими авиацион бәйләнеше 1932 елда оештырыла.
По-2 самолеты (Череповецтан китерелә) Вологданы өлкәнең көнчыгыш районнары белән бәйли.
1941 елның март аенда Вологдага Череповецтан авиамодель күчерелә. Савин Петр Петрович отрядның командиры итеп тәгаенләнә. Бөек Ватан сугышы башында подразделениелә 25 очкыч исәпләнә: По-2, С-1, Як-6.
1948 елда подразделениелә 20 По-2 самолеты исәптә тора. Авиаотрядка 1953 елда Ан-2, 1955 й. — Як-12, 1958 й. — вертолет Ми-1 эксплуатациягә тапшырыла.
Пассажирлар һәм йөк агымы бик зур була. Иске вокзал бинаһы пассажирлар белән тулы була.
Вологда өлкәсеннән самолетлар өлкәнең иң төп авылларына, район үзәкләренә оча. Мәскәү, Ленинград, Рига, Мурманск, Архангельск, Курск, Симферополь, Киров, Сыктывкар калаларына самолетлар оча.
1978 елның 21 июленә кадәр иске аэропорт гамәлдә була.
Вологданың (рәсми булмаган исеме — "Заречье") аланы 21 июль, 1978 ел ачыла. Аэровокзал бинасы 1981 елда ачыла. Вологда авиапредприятиесендә Як-40, Ми-8 вертолетлары файдаланыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.