Внуково һава аланы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Внуково һава аланы (рус. Аэропорт Вну́ково, tat.lat. Vnukovo hawa alanı(үле сылтама)) — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең биш һава аланыннан берсе, Россия Федерациясендә дүртенче пассажир әйләнеше буйлап һава аланы, Аурупаның иң эре һава аланнары исемлегенә керә.
Внуково Халыкара һава аланы Международный аэропорт Внуково | ||
---|---|---|
Внуково һавабинасы | ||
IATA коды: VKO ICAO коды: UUWW | ||
Мәгълүмат | ||
Ил | Россия | |
Төбәк | Мәскәү | |
Тип | граждан | |
Файдаланучы | ААҖ «Внуково Аэропорты» | |
Урын | 27 км Мәскәү үзәгеннән | |
Авиаширкәтләр |
| |
Диңгез өстеннән биеклеге: | +209 м | |
Координатлар: | 55°35′46″ т. к. 37°16′03″ кч. о.HGЯO | |
Җирле вакыт | UTC +4 | |
Эш вакыты | тәүлек буе | |
Сәхифә | www.vnukovo.ru | |
Очып менү-төшү юллары | ||
Саны | Зурлыгы | Түшәмәсе |
01/19 | 3060x45 | асфальтобетон |
06/24 | 3000x60 | армобетон |
Нөфус(2011) | ||
Пассажир әйләнеше (ел) |
8,2 млн | |
Внуково аэропортында Россия Федерациясенең иң зур аэровокзал бинасы бар (мәйданы — 270 мең м²).
Мәскәү чигендә урнаша. Мәскәү Боҗра юлыннан ераклыгы — 10 километр (көньяк-көнбатыш юнәлеше).
Внуково һава аланы пассажир, махсус, йөк очышлары өчен кулланыла. Дәүләт җитәкчеләре, Мәскәү хакимияте, Роскосмос тарафыннан файдаланыла.
Һава аланы тарихы 1937 елда башлана. Бөек Ватан сугышы дәвамында Хәрби-Һава көчләре тарафыннан файдаланыла иде.
Внуково һава аланының махсус статусы бар. 60 ел дәвамында дәүләт идарәчеләренә хезмәт күрсәтә.