From Wikipedia, the free encyclopedia
Владимир Козьмич Зворыкин (1888 елның 17 (29) июле, Муром, Владимир губернасы, Россия империясе — 1982 елның 29 июле, Принстон, Нью-Джерси, АКШ) — рус инженеры һәм уйлап табучысы. Телевидение пионерларының берсе.
Владимир Зворыкин | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Владимир Козьмич Зворыкин |
Туган | 17 (29) июль 1888 Муром, Владимир губернасы, Россия империясе[1] яки Америка Кушма Штатлары[2] |
Үлгән | 29 июль 1982[3][4][5] (94 яшь) Принстон, Мөрсер, Нью-Җерси, Америка Кушма Штатлары[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе Россия республикасы[d] Сибирская республика[d] Российское государство[d] Америка Кушма Штатлары |
Әлма-матер | Петербургский технологический институт[d] |
Һөнәре | инженер, физик, уйлап табучы |
Владимир Козьмич 1888 елның 17 (29) июлендә Муромда беренче гильдия сәүдәгәре Козьма Алексеевич Зворыкин гаиләсендә туган. Әтисе Ука елгасында пароход компаниясе белән идарә иткән һәм Муром иҗтимагый банкы рәисе булган[6]. Муром реаль укуханәсен тәмамлап, 1906 елда Санкт-Петербург гамәли технология институтына укырга керә һәм 1912 елда инженер-технолог дипломы белән аны тәмамлый.
Технология институтның 2 нче курсында уку дәверендә 1907 елда профессор Борис Розинг җитәкчелегендә «дальновидение» һәм электроника өлкәсендә беренче тәҗрибәләр үткәрүдә катнаша.
1912—1914 елларда Поль Ланжевен җитәкчелегендә Парижда Коллеж де Франста белем ала.
1915 елда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Гроднодагы элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары Петроградта офицер радиомәктәбендә эшли.
Ватандашлар сугышы вакытында Екатеринбург аша Омскка, Себердәге ак хәрәкәт башкаласына йөгерә, анда радиостанцияләр җиһазлары белән шөгыльләнә, чит ил тәэмин итүчеләре белән эшли, командировкаларга бара[7]. 1919 елның көзендә, Зворыкинның Нью-Йоркка икенче командировкасы вакытында Омсктагы Колчак хөкүмәте төшә һәм Зворкин АКШта калырга була. Владимир Америкада «Вестингауз» компаниясе хезмәткәре була.
1923 елда Зворыкин тулысынча электрон принципта башкарыла торган телевидениегә патент заявкасын бирә (US2141059 (A)[8] ― 1938-12-20).
1926 елда Зворыкин Питтсбург университетында фәннәр докторы дәрәҗәсен ала[9].
1928 елда Россия империясеннән эмигрант Давид Сарнов, «Рэдио корпорейшн оф Америка» (ингл. Radio Corporation of America, RCA) фирмасы вице-президенты белән очраша. 1930 елда RCA компаниясе президенты булган Сарнов Зворыкинны RCA электроника лабораториясе җитәкчесе итеп билгели. 1929 елда Зворыкин кинескоп — телевизион югары вакуумлы кабул итү трубкасын эшли, 1931 елда иконоскоп — тапшыру трубка конструкциясен төзүне тәмамлый.
1933 елда һәм аннан соңгы елларда Зворыкин берничә тапкыр Аурупада була, шул исәптән ССРБда да. RCA белән төзелгән килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, ССРБ 1938 елда Мәскәүдә электрон ТВның беренче тапшыру станциясен гамәлгә кертә. Зворыкин кинескопы белән «ТК-1» телевизорларын җитештерү үзләштерелә.
1940 нчы елларда Владимир Козьмич Джеймс Хиллер белән бергә сканерлау электрон микроскоп эшли[10]. Икенче бөтендөнья сугышы елларында төнге күзаллау приборлары һәм телевизион наводкалы авиабомбалар эшләү белән шөгыльләнгән[11].
В. К. Зворыкинның төрле уйлап табуларына 120дән артык патент керә. Күп төрле бүләкләр алган. Аерым алганда, 1967 елда АКШ президенты Линдон Джонсон аңа 1966 елда фәнни казанышлары өчен АКШ Милли фәнни медален тапшырган[12]. 1977 елда Уйлап табучыларның милли дан галереясына сайлана.
1982 елның 29 июлендә вафат була, Принстон зиратында җирләнә.
Ике тапкыр өйләнгән[13]. Беренче хатыны — Татьяна Васильева, икенче хатыны — Екатерина Андреевна Полевицкая. Балалары: Нина (1920), Елена (1927).
Зворыкин үз эшләнмәләре өчен горурлык хис иткән[18]. Әмма соңрак массакүләм мәгълүмат чаралары турында тискәре сүзләр әйткән: «Мин беркайчан да балаларыма телевизорга якын килергә мөмкинлек бирмәс идем. Анда күрсәткәннәре бик коточкыч... Хәер, әлбәттә анда мин аеруча яхшы ясаган детальләр бар. Шуларның иң яхшысы — сүндергеч»[19][20].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.