From Wikipedia, the free encyclopedia
Самарцев Виталий Владимирович (29 октябрь 1939, Казан — 18 июль 2021, Казан) — Россия галиме, лазер спектроскопиясе, когерент, линия булмаган һәм квант оптикасы өлкәсендә белгеч, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | СССР |
Туу датасы | 29 октябрь 1939[1] |
Туу урыны | Казан, РСФСР, СССР |
Үлем датасы | 18 июль 2021 (81 яшь) |
Үлем урыны | Казан, Россия |
Эшчәнлек өлкәсе | квантовая оптика[d] |
Эш урыны | РФА Казан физика-техника институты[d] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Гыйльми дәрәҗә | профессор |
Академик дәрәҗә | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Фәнни җитәкче | Копвиллем, Уно Херманович[d] |
Бүләкләр | |
Виталий Самарцев Викиҗыентыкта |
Виталий Владимирович Самарцев 1939 елның 29 октябрендә Казанда туган.
«Физика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1966, отличие белән) һәм Казан СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техник институтында (КФТИ) аспирантура тәмамлый (1969). 1970 елда «Вопросы теории световых и фононных индукций и эхо» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1970—1986 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техник институтында квант акустикасы бүлегендә эшли: кече фәнни хезмәткәр, 1973 елдан өлкән фәнни хезмәткәр һәм төркем җитәкчесе.
1981 елда докторлык диссертациясен яклый:
1986—1997 елларда — СССР Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтының баш фәнни хезмәткәре, 1989—1993 елларда һәм 1997 елдан — линия булмаган оптика лабораториясе мөдире.
Вузларда укыта һәм фәнни эшчәнлек алып бара: 1986—1990 елларда — Казан химия-технология институтында, 1990 елдан Казан дәүләт университетында когерент оптика, мәгълүматны оптик эшкәртү, фемтосекунд импульслары оптикасы һәм лазер спектроскопияләре проблемалары буенча лекцияләрнең махсус курсларын укый.
7 доктор һәм 30 фән кандидаты әзерләгән. 300 дән артык мәкалә һәм 12 китап авторы (автордаш). Фотон кайтавазы һәм когерент спектроскопия һәм квант оптикасы буенча халыкара симпозиумнарның оештыру комитетлары әгъзасы һәм алыштыргысыз рәисе, халыкара яшьләр "Когерентная оптика и оптическая спектроскопия" фәнни мәктәбе проректоры
1990 елдан — "Laser Physics" халыкара фәнни журналының редколлегия әгъзасы.
Татарстан Республикасының (1995) һәм Россия Федерациясенең (19.02.2001) атказанган фән эшлеклесе (1995)[2].
«Когерентные и коллективные явления в нелинейной и квантовой оптике» эшләр циклы өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2009)[3].
2021 елның 18 июлендә Казанда вафат була[4]. Арча зиратында җирләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.