Википедия:Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бу Төрки халыкларның телләрендәге Википедия бүлекләре исемлеге.
Бу мәкаләдә хәзерге вакыйгалар сурәтләнә. |
Бу теманы үстергәндә килештереп эшләү өчен булдырылган мәкаләләр исемлеге. Bu temanı üstergändä kileşterep eşläw öçen buldırılğan mäqälälär isemlege. |
Автоматик рәвештә үзгәртелмәгән мәгълүматларның искерә алуы мөмкин. Гамәлләр кылу турында карарлар алу өчен дөрес мәгълүматлар кирәк булган чакта, зинһар, таблица эчендә бирелгән сылтамаларга басып, үзегез өчен тикшереп алыгыз. [1]== Чагыштырмача мәгълүмат == Һәрбер телдәге Википедия проектларының җәмгыяте үзенчәлекле булуга карамастан, һәрберсе катнашучыларның бер-берсенә ярдәм итүләрен, укучылар һәм язучылар санының үсүен, мәгълүматларның актуаль һәм мөмкин кадәр байрак булуын тели. Бу максатларга ирешү дәрәҗәсен объектив күрсәткечләрне чагыштыру юлы белән аңлап була. Аерым күрсәткечкә нигезләнеп эш итү хаталы була алса да, берничәне күздә тотып пәйда булган трендны исә ышанычлы санап була.[2]
- Керүчеләр/Мәкаләләр (7)/(6) - югарырак санлы бүлекләрдә укучылар күбрәк төрле темалар турында мәгълүмат таба ала.
- Керүчеләр/Акт.катнашучылар (7)/(8) - югарырак санлы бүлекләр бу телдә укучылар арасында чагыштырмача популярлырак.
- Мәкаләләр/Акт.катнашучылар (6)/(8) - югарырак санлы бүлек катнашучылары үз проектның энциклопедик кыйммәтлелеген саклау өчен мәкаләләр эчтәлелеген яңартуга күбрәк көч сарыф итергә мәҗбүр.
- Сөйләшүчеләр/Керүчеләр (9)/(7) - югарырак санлы бүлекнең үз халкы арасында абруе түбәнрәк.
- Сөйләшүчеләр/Акт.катнашучылар (9)/(8) - югарырак санлы бүлекләр абруйлы энциклопедиягә әйләнү өчен күбрәк үзгәрешләр таләп итә.
- Идарәчеләр/Акт.катнашучылар (10)/(8) - югарырак санлы бүлекләрнең эчке атмосферасы (дустанә мохит) тотрыклырак.
- Бюрократлар/Идарәчеләр (11)/(10) - югарырак санлы бүлекләр хәле өчен бюрократлар җаваплылыгы югарырак.