Васил Гайфуллин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Васил Гайфуллин, Васил (Васыйл) Габдулла улы Гайфуллин (1937 елның 23 марты, ТАССР, Мөслим районы, Югары Табын) — Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим. 1990–1997 елларда ТАССР мәгариф министры (1991 елдан Татарстан мәгариф министры). Педагогика фәннәре докторы (Ленинград, 1990). Профессор (1992). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2003). РФ (2004) һәм ТАССР (1987) атказанган укытучысы. Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2005). РФ атказанган югары уку йорты хезмәткәре (2007). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы (1990-1997).
Кыска фактлар Васил Гайфуллин, Туган телдә исем ...
Васил Гайфуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Васил Габдулла улы Гайфуллин |
Туган | 23 март 1937(1937-03-23) (87 яшь) ТАССР Мөслим районы, Югары Табын авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ![]() ![]() |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | педагог, галим, министр |
Җефет | Тихния (Миргалимова), укытучы |
Балалар | кызы Лилия, табиб, улы Айрат, юрист |
Бүләк һәм премияләре | Каюм Насыйри премиясе (2005) |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] |
Ябу
Википедиядә Гайфуллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.