From Wikipedia, the free encyclopedia
Вадим Йосып улы Габдерәшитов (19 гыйнвар 1945, Харьков, Украин ССР, ССРБ — 12 февраль 2023) — Россия кинорежиссёры, Россиянең халык артисты (1992), Россия сәнгать академиясе әгъзасы[4].
Җенес | ир-ат[1][2] |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 19 гыйнвар 1945[3] |
Туу урыны | Харьков, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Үлем датасы | 12 февраль 2023 (78 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
Ире яки хатыны | Тоидзе, Нателла Георгиевна[d] |
Балалар | Абдрашитова, Нана[d] |
Һөнәр төре | кинорежиссёр, педагог |
Эш урыны | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] һәм Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d] |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d], Мәскәү физика-техника институты[d] һәм Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты[d] |
Активлык чорнының башы | 1974 |
Активлык чоры тәмамлануы | 2023 |
Әгъзалык | Союз кинематографистов СССР[d] |
Бүләкләр | |
Вадим Габдерәшитов Викиҗыентыкта |
Вадим Габдерәшитов Харьковта хәрби гаиләдә туа. Милләте буенча татар[5].
1959—1961 елларда Алматада тимер юл транспорты техникумында укый, 1961—1964 елларда — Мәскәү физика-техник институтында, 1967 елда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының кибернетика кафедрасын тәмамлый. 1967—1970 елларда Мәскәү электровакуум приборлары заводында эшли.
1970 елда ВГИКның режиссёрлык факультетына, Михаил Ромм остаханәсенә укырга керә[6]. Габдерәшитовның беренче студент эше — «Асфальттан репортаж» исемле алты минутлык документаль этюд. 1974 елда курс эше буларак Григорий Горин хикәясе буенча «Потаповны туктатыгыз!» сатирик комедиясен төшерә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.