Бхагавата Пурана
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Бха́гавата-пура́на» (Санскрит телендә: भागवतपुराण), (Bhāgavata-Purāṇa) шулай ук «Шри́мад-Бха́гаватам» (Śrīmad Bhāgavatam) яки «Бхагаватам» буларак билгеле — унсигез төп Пураналарның берсе.
Анда матди дөньяга төрле чорларда матди дөньяга төшкән Аватаралар тасвирламалары бар, һәм шулай ук Һинд дине фәлсәфәсе, Метафизика һәм Һинд дине космологиясе буенча тасвирлама бар. Галәмнең тарихи үсеше, үзеңне тикшереп белү һәм азат булу (мокша) турында сөйли. Менә инде 1000 ел "Бхагавата Пурана" Кришнаизмның төрле агымнарының изге тексты булып тора,[1] анда ул теистик Ведантаның өчлек канунының дүртенче элементы буларак карала. "Бхагавата Пурана"ның үзендә әйтелгәнчә, анда Ведаларның төп асылы аңлатылган һәм ул Ведик хәким Вьясаның "Веданта-сутра"га комментарие булып тора.[2]
«Бхагавата-пурана» 12 җыр (сканда) составында 332 бүлеккә бүленгән 18000 шигырьдән тора. Беренче җырда Вишну Ходаеның төп аватарлары санап үтелә, ә аннан соңгыларында аларның тәфсилле тасвирламасы бирелә. 10-ынчы һәм 11-енче җырда Кришнаның килүе тарихы, аның Вриндаванда лилалары (уеннары) һәм үзенең бхакталарына (тугърыларына) ("Уддхава-гита" кебек) сабаклары тасвирланган. Соңгы 12-нче җырда хәзерге тарихи чор Кали-юганың вакыйгалары һәм Җирдә булачак катаклизмнар алдан әйтелә.