Болытлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Болытлар — атмосфераның югары катламнарында куерган су парларының (тамчылар, кар һәм боз кристаллары формасында) тыгыз томан рәвешендәге массасы. Җир өстендәге шундый тупланмалар томан дип атала. Болыт — явым-төшемнең барлыкка килүен һәм режимын билгеләүче, атмосфера һәм Җирнең җылылык режимына йогынты ясаучы, һава торышын билгеләүче мөһим фактор. Болытның барлыкка килүе башлыча һаваның адиабатик суынуы белән бәйле [өскә күтәрелгәндә һава температурасы югары ноктасына (су парының конденсациясенә) җиткәнче һәр 100 м 0,6°-ка суына].
Кыска фактлар Материал төре, Кайда өйрәнелә ...
Болытлар | |
Материал төре | су буы[d], капелька[d] һәм кристаллы льда[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | болытлар барлыкка килүе һәм климат үзгәреше[d] |
Digital Atlas of Idaho URL | digitalatlas.cose.isu.edu/clima/imaging/cldfr.htm |
Болытлар Викиҗыентыкта |
Ябу