Блэк-метал
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Блэк-метал (ингл. black metal) яки гади генә блэк — музыкаль стиль, экстремаль метал жанрларының берсе. Бу юнәлешнең гомуми үзенчәлекләре тиз темп, вокал — шрайк[1][2][3], көчле дисторшнлы гитара, тремоло куллану, түбән сыйфатлы язмалар (lo-fi), стандарт булмаган җыр структуралары һәм атмосферага басым. Артистлар еш кына корпспэйнт кулланалар һәм псевдонимнар алалар. 1980 елларда берничә трэш-метал һәм дэт-метал төркемнәре блэк-метал прототибын формалаштыра[4]. Блэк-металның «беренче дулкыны» Venom, Bathory, Mercyful Fate, Hellhammer һәм Celtic Frost кебек төркемнәрдән тора[5].
Блэк-метал | |
---|---|
Юнәлеш: | Экстремаль метал |
Чыганаклары: | Трэш-метал, дэт-метал, хардкор-панк |
Асжанрлар: | Симфоник-блэк-метал Мелодик-блэк-метал Атмосферик-блэк-метал Эмбиент-блэк-метал Пост-блэк-метал Депрессив-суицидаль блэк-метал Блэк-дэт-метал Блэк-дум-метал Фолк-блэк-метал Пейган-блэк-метал Прогрессив-блэк-метал Национал-социалистик блэк-метал Христиан блэк-метал |
«Икенче дулкын» 1990 еллар башында барлыкка килә, аны Mayhem, Darkthrone, Burzum, Immortal, Emperor, Satyricon һәм Gorgoroth кебек Норвегия төркемнәре җитәкли[5]. «Икенче дулкын» вакытында Dissection[6], Abruptum[6][7], Marduk[6][8][9] һәм Nifelheim[6] кебек берничә күренекле Швеция төркеме барлыкка килә.
Норвегия иртә блэк-метал-сәхнәсе үз алдагыларының стилен аерым жанрга үстергән.
Үз исемен стиль 1982 елда Venom төркеме чыгарган Black Metal альбомы аркасында ала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.