Бизнес
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бизнес (ингл. business - эш, һөнәр, предприятия; бәлки фр. business яки турыдан-туры инглиз теленнән кергән), эшкуарлык - системалы рәвештә табыш алуга юнәлтелгән эшчәнлек.[1]
Бизнес | |
Хуҗасы | эшкуар[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | административ бизнес[d] |
Проект яки миссиянең максаты | прибыль[d] һәм табыш[d] |
Үрнәк элементы | Apple Inc. һәм McDonald’s |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Компанияләр[d] |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
Эпонимик төркемнәр төркеме | Төркем:Ширкәтләр төркемнәре |
Бизнес Викиҗыентыкта |
Татар телендә эшкуарлык һәм бизнес сүзләре синоним буларак кулланыла,[1][2][3] ләкин кайвакыт алар төрле мәгънәләргә дә ия.[4][5]
Базар икътисадында күпчелек икътисади эшчәнлек төрләре бизнес формалары булып тораллар, шуңа күрә бизнес җәмгыятьнең икътисади һәм социаль үсеш чыганагы булып санала.
Хезмәткәрләр саны буенча, җитештерү күләме, эшчәнлек шартлары, кече, урта һәм эре бизнес аерылып тора. Кече бизнес - иң масштаблы, әмма һәр бизнесмен базарда кечкенә өлешне били. Кагыйдә буларак, бу ваклап сату, хезмәт күрсәтү яки бертөрле продуктлар җитештерүче кечкенә предприятие. Кайбер илләрдә мондый бизнеска дәүләт ярдәме системасы бар, чөнки ул аз керемлеле күп санлы эш урыннары белән тәэмин итә.
Эшкуар, гадәттә, активын капиталга әйләндерергә омтыла, бу хуҗаның шәхси катнашуына карамастан, керем китерәчәк, ул үз предприятиесендә эшләвен дәвам итә ала, ләкин бүтән эшкә дә күчә ала.