Беренче театр (пьеса)
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Беренче театр» — Галиәсгар Камал 1908 елда иҗат иткән пьеса. Авторның иң көчле һәм данлыклы комедия әсәре дип санала.
- Бу — пьеса турында мәкалә. Шулай ук Беренче театр (мәгънәләр) сәхифәсен карагыз.
Әсәрдә мәдәни яңарыш, демократик үзгәрешләргә нисбәтле татар дөньясында беренче тапкыр рәсми рәвештә театр кую вакыйгасы сүрәтләнә. Тик шушы вакыйга киртәләрсез, каршылыксыз булмавы да күрсәтелә. Берьяктан, жандармерия, патша хакимияте, икенче яктан, татарларның кадими көчләре театрны куйдырмас өчен төш-тырнагы белән каршы.