![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/87/Turpan-bezeklik-cuevas-d01.jpg/640px-Turpan-bezeklik-cuevas-d01.jpg&w=640&q=50)
Безеклик Мең Будда Мәгарәләре
From Wikipedia, the free encyclopedia
Безеклик (Кытай телендә: 柏孜克里千佛洞, пиньинь Bózīkèlǐ Qiānfódòng; Уйгыр телендә ېىزەكلىك مىڭ ئۆيى, Bëzeklik Budda Gharliri) - Гаочан шәһәре хәрабәләре янында (Синьцзян автоном районы, Кытай), Такла-Макан сахрасының төньяк-көнчыгыш чиге янында Утлы Тауларның Мутоу үзәненең көнбатыш өлешендә урын.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/87/Turpan-bezeklik-cuevas-d01.jpg/640px-Turpan-bezeklik-cuevas-d01.jpg)
V һәм X гасырлар арасында Безекликта уникаль дивар сурәтләре белән Буддачылык мәгарә монастырьлары ансамбле барлыкка китерелгән булган ("мең Будда мәгарәсе"). 77 мәгарәдә йөзләрчә дивар Будда сурәтләре һәм Төрки, Һиндле һәм Аурупалы өйрәнчекләр сурәтләре бар. Дивар сурәтләренең өлеше салынган һәм Аурупа музейларына күчерелгән булган, шул исәптән, Дәүләт Эрмитажына. Дуньхуанда булган ЮНЕСКО яклавы астындагы Могао мәгарәләре белән чагыштырганда Безеклик фрескаларының сакланып калуы күбрәк куркыныч астында.