Башкорт милли киеме
From Wikipedia, the free encyclopedia
Башкорт милли киеме — башкорт халкының баш, йөз һәм аяк киеме. Милли кием — халыкның эчке булмышының чагылышы. Кеше үзенең күңел донъясын киеме аша ачып бирергә ынтыла, милләтнең дә яшәү рәвеше, көнкүреше, эчке донъясы — тышкы кияфәтендә чагыла. Шуңа да борынгы заманнардан алып кешегә бер караш ташлау белән, аның нинди милләттән икәнен билгеләп булган. Башкорттоң исә күңел байлыгы чигү-агышта, мәртеннән челтәрләп корулы биләүләрдә, көмешкә чүкеп салынган бизәкләрдә чагылган.
Кием үзенең төп тәгаенләнешеннән тыш үзара аралашуны җиңелләшергә тиеш булган. Киемдә чагылган социаль аерма билгеләрен өч төрен бүлергә мөмкин:
- яшь аермасы билгеләре;
- гаилә хәлен билгеләүче кием элементлары;
- социаль дәрәҗә билгеләре.