From Wikipedia, the free encyclopedia
Башкорт-мишәр гаскәре − 1798-1863 елларда Ырынбур, Самар, Пермь һәм Нократ губерналарында Башкорт һәм Мишәр гаскәрләрен берләштереп төзелгән хәрби регуляр булмаган гаскәр. Соңрак гаскәргә типтәр полклары да кушыла.
XIX гасыр башында мишәрләр 5 кантоннан (4702 йорт) − 1103, ә башкортлар 11 кантоннан (22,7 мең йорт) 6,5 мең атны бирә. 1812 елда көнбатыш чиктә 1-нче һәм 2-че башкорт казаклары полклары көнбатыш чик сагында тора.
1812 елга сугыш хәрәкәте барышында 1-нче башкорт полкы Бородино сугышында Платонов һәм Уваров рейдларында катнаша. Соңыннан Мәскәү янында сугышта катнаша. 2-се башкорт полкы Слоним, Волковыск сугышында катнашып 1812 елның декабрендә чигенүче австро-саксон гаскәрен эзәрлекли. 1813 елда чит ил походын дәвам итә.
1812 елгы Ватан сугышы чорында Кызыл мәйдан Наполеон I гаскәрләре белән басыла. Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев отряды составында Кремль шартлауына юл куймай.
Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев отряды составында Кремль шартлауына юл куймай.[1] |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.