From Wikipedia, the free encyclopedia
«Башкортстан сода компаниясе» акционерлар җәмгыяте — кальцийлы, каустик һәм аш содасы, ПВХ, кабелле пластикат җитештерү белән шөгылләнгән Россия предприятиесе.
Башкортстан сода компаниясе | |
Нигезләнү датасы | 1945 |
---|---|
Оештыру-хокук формасы | акционерлык җәмгыяте[d] |
Гомуми керем | 39 817 100 000 ₽[1] |
Штаб-фатирының урнашуы | Башкортстан, Россия |
Хезмәткәрләр саны | 9148 |
Рәсми веб-сайт | soda.ru |
Башкортстан сода компаниясе Викиҗыентыкта |
Ул трефил, рутений-бирдиев белән капланган анод, катион полиэлектролитлар флокулянт бердәнбер чыгаручы. Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан, «Сода» һәм «Каустик» производстволарыннан тора. Шулай ук компания составына Березники каласындагы «Березники сода заводы» акционер җәмгыяте дә керә.
Компания юридик нигездә 2013 елда «Каустик» һәм «Сода» ачык акционерлар җәмгыйәтләрен берләштерү сөземтәсендә барлыкка килә. «Башкортстан химиясе» холдингына керә.
Башкортстан Республикасы сәнәгать һем инновацион сеясет министрлыгы мегълуматлары буенча Башкортстан сода компаниясе аффилирацияленген затлар булып «Башкортстан химиясе» (катнашу өлеше 57,18%), «Региональный фонд» (катнашу олеше 38,28%) тора. «Башкортстан химиясе» акциясенең контроль пакетына ия, бу акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенә карата карарлар кабул итү хокукы бирә. «Региональ фонд» АҖ акцияләр пакетына ия, бу акцияләрнең контроль пакеты хуҗасы булмаган очракта идарә карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Башкортстан сода компаниясе вәкилләре РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Торатаудан табигать һәйкәле статусын алуны килештерү турында хәбәр иткән [4].
Башкортстан сода компаниясе вәкилләре тарафынан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) заказлы сораштырулар чыгара [5]. .
Компаниянең шәхси затлар контроленә күчүе-элеккеге дәүләт чиновнигының, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Альберт Харисовның, БР Президенты Хакимияте башлыгы Владимир Балабанов коррупцион гамәлләре нәтиҗәсе [6][7].
2019 елның 1 июленнән Эдуард Маликович Давыдов[8] BSK акционерлык җәмгыяте һәм BSZ акционерлык җәмгыяте генераль директоры итеп билгеләнде
Август аенда (2018 ел) предприятиедә производствода ике бәхетсезлек очрагы булган: 17 августта үзәкләштерү аппараты хезмәткәре, 6 м биеклектән егылып, арка мие авыр җәрәхәтләнгән; 23 августта торбаүткәргечтә эшләр башкарганда 5 м биеклектән егылып төшкән 49 яшьлек эшче-электр-газ белән эретеп ябыштыручы үлгән.[9]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.