From Wikipedia, the free encyclopedia
Барда (рус. Барда, искечә Каҗмакты) авылы — Пермь краеның Барда районы үзәге. Төбәкнең иң зур авылы. Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта Пермь краеның көньягындарак, Урал таулары итәгенә урнашкан.
Барда | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1740 |
---|---|
Дәүләт | Россия[1] |
Нәрсәнең башкаласы | Барда районы һәм Бардымское сельское поселение[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Бардымское сельское поселение[d][2] |
Халык саны | 9972 (2021)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 126 метр |
Почта индексы | 618150 |
Беренче язма телгә алу | 1740 |
Җирле телефон коды | 34292 |
Барда Викиҗыентыкта |
һәм [1]
1869[4] | 1897[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
1 619 | 2 099 | 3 881 | 4 977 | 5 803 | 7 667 | 8 490 | 8 826 |
Милли состав (2002): башкортлар — 62,6%, татарлар — 31,3%, руслар — 5,0%.[12]
Сәнәгать ширкәтләре һәм оешмалар —ҖЧҖ "Пермгазэнергосервис-Барда", ААҖ «Сельхозтехника», ҖЧҖ «Стройпром», ҖЧҖ «Лукойл-Пермь, “6нчы номерлы нефть һәм газ чыгару цехы», магистраль газүткәргечләр линияле-җитештерү идарәсенең участогы, сетевой район Чайковский электр челтәрләренең челтәре районы, хуҗалыкара җитештерү предприятиесе «Агропромэнерго», ЯАҖ «Фирма Уралгазсервис»ның филиалы, ҖЧҖ «Барда ПМК-19», ООО «8нче төзелеш идарәсе», ҖЧҖ «Техмонтаж», типография, МУП «Торка-коммуналь хуҗалык», № 87 янгын часте, ОСА ЭТУСының электроэлемтә участогы, урманчылык, Барда авыл урман хуҗалыгы — ФГУ «Пермсельлес» филиалы.
Автотранспорт ширкәтләре — МУП ПАТП «Бардымский» һәм ҖЧҖ «Ашатли».
Барда җәмигъ мәчете.
Авыл белән янәшәдә Барда урынчыклары һәм борынгы авыллар каллдыклары бар (археология).
Бардада уку түбәндәге йортлары бар: 1нче Барда милли (татар) гимназиясе[13], 2нче мәктәп, махсус мәктәп, ПУ-84, КИСГЗ филиалы, ЧПГК (Чайковский педагогика-гуманитар көллияте) филиалы, Балалар сәнгать мәктәбе, Яшь техниклар станциясе.
Район хастаханәсе һәм бала тудыру йорты.
Бардада “Таң” газетасының редакциясе урнашкан, русчага дубляж формасында “Рассвет” газетасы чыгарыла. Газетаның редакциясе каршында газет-китап нәшрияты эшли. 1991 елдан 2000 елга кадәр татар телендә 18 әдәби китап чыгарылган.[15]
Барда авылында татар халык театры, «Дуслык» күргәзмә бию коллективы, башка ансамбльләр бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.