Барбара Стэнвик
From Wikipedia, the free encyclopedia
Барбара Стэнвик (ингл. Barbara Stanwyck, кыз фамилиясе Руби Кэтрин Стивенс (Ruby Catherine Stevens), 16 июль 1907 ел — 20 гыйнвар 1990 ел) — Американың 1930-1940 елларда киң популярлык яулаган актёры.
ингл. Barbara Stanwyck | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Америка Кушма Штатлары |
Тугандагы исем | ингл. Ruby Catherine Stevens |
Туу датасы | 16 июль 1907(1907-07-16)[1][2][3][…] |
Туу урыны | Бруклин, Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Үлем датасы | 20 гыйнвар 1990(1990-01-20)[1][2][3][…] (82 яшь) |
Үлем урыны | Санта-Моника, Америка Кушма Штатлары[4] |
Үлем сәбәбе | үпкә эмфиземасы |
Ата | Byron Stevens[d][5] |
Ана | Catherine McGee[d][5] |
Ире яки хатыны | Франк Фей[d] һәм Роберт Тейлор[d] |
Һөнәр төре | телевизион актёр, киноактер, модель, сценаричы, театр актеры, актёр |
Әлма-матер | Эразм мәктәбе[d] |
Активлык урыны | Америка Кушма Штатлары[6] |
Активлык чорнының башы | 1927 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1986 |
Сәяси фирка әгъзасы | АКШ Республика фиркасе |
Фильмография | Barbara Stanwyck filmography[d] |
Жанр | вестерн[d] һәм нуар[d] |
Бүләкләр |
Премия Гильдии киноактёров США за вклад в кинематограф[d] Премия «Эмми» за лучшую женскую роль в драматическом телесериале[d] (1966) премия «Эмми» за лучшую женскую роль в мини-сериале или фильме[d] (1983) Звезда на голливудской «Аллее славы»[d] премия «Оскар» за выдающиеся заслуги в кинематографе[d] (1982) |
Барбара Стэнвик Викиҗыентыкта |
Дүрт яшендә ата-анасыннан калган Стэнвик төрле гаиләләрдә тәрбияләнә, бала чактан бик күп эшли. Аның бер режиссёры, Жак Турнеур, Стэнвик турында шулай дип әйткән: «Ул ике әйбер белән яши, һәм аларның икесе дә — эш». Стэнвик үзенең профессиональ карьерасын 1923 елда, 16 яшендә, башлый (хорда җырлаган кыз роле) һәм соңыннан берничә еллап пьесаларда уйный. Үзенең беренче төп ролен "Бурлеск"та уйный (1927) һәм Бродвей йолдызы булып таныла. Кинога Стэнвик чыннан 1930 елда килә (Франк Капрның «Ял итү өчен ханымнар» романтик драмасында), моннан соң аңа башка төп рольләр тәкъдим итә башлыйлар.
Стэнвикның актерлык карьерасы кинода да, телевидениеда да уңышлы була. Ул дүрт мәртәбә «Иң яхшы хатын-кыз роле» категориясендә «Оскар» премиясенә лаек була, ә телевидениедагы эше өчен Алтын глобус һәм «Эмми» премияләре белән бүләкләнә. Кинематографиядәге зур казанышлары өчен актёр Голливуд дан аллеясында Йолдыз куюга һәм «Оскар»ның һәм «Алтын глобусның» махсус бүләкләренә лаек була.