From Wikipedia, the free encyclopedia
Балкан таулары (болг. Ста́ра планина́, Балка́н серб. Стара планина – Болгариядәге (көнбатыш яктан өлешчә Сербиядәге) эре тау системасы. Ул Болгарияне көнбатыш көнчыгышка кисеп үтә һәм илне Төньяк һәм Көньяк Болгариягә бүлә. Тауларның озынлыгы – якынча 555 чакрым, биеклеге 2376 метрга кадәр (Ботев тавы). Балканнар Тимер капкалар янында Дунай елгасы белән киселгән Көньяк Карпатларның табигый дәвамы булып торалар. Система Балкан ярымутравы һәм «Балканнар» топонимнарына нигез булган.
Стара-Планинаны Искыр (көнбатышта) һәм Камчия елгалары ерган далалары кисеп үтә.
Монда Тимок, Лом, Огоста,Вит, Осым елгалары башланалар һәм төньякка, Дунайга агалар.
Балкан тауларында карст үсешкә ирешкән, иң зур һәм атаклы мәгарәләр:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.