Бали теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бали теле, яки гади рәвештә Бали, Малайя-Полинезия теле, анда 3,3 миллион кеше сөйлшә, Индонезиянең Бали утравында, шулай ук төньяк Нуса Пенидада, көнбатыш Ломбокта һәм көнчыгыш Явада.[2] Бали телендә күпчелек сөйләшүчеләр шулай ук Индонезия телен дә беләләр. Бали теле үзе Индонезия теле белән үзара аңлашыла торган түгел, әмма берникадәр аңлатудан соң Ява телендә сөйләшүчеләр тарафыннан аңлашыла.
2011 елда, Бали Мәдәни Агентлыгы фаразы буенча көндәлек тормышта Бали Утравында Бали телен кулланучылар саны 1 миллионнан артмый, чөнки шәһәр урыннарында аларның ата-аналары бары тик Индонезия телен яки Инглиз телен кертәләр, шул ук вакытта массакүләм чараларында һәм оешмаларда көн саен әңгәмәләр беткән. Бали теленең язма формасын аңлау кими бара һәм күпчелек Балилылар Бали телен бары тик телдән сөйләшү өчен кулланалар, һәм көн саен сөйләвендә еш аны Индонезия теле белән катыштыралар. Әмма Бали утравыннан тыш трансмиграция өлкәләрендә Бали теле куллануы киңәя һәм телне саклауда әһәмиятле роль уйный.[3]
Бали теле | |
Үзисем: |
ᬪᬵᬱᬩᬮᬶ, ᬩᬲᬩᬮᬶ |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Бали, Нуса Пенида, Ломбок һәм Ява |
Сөйләшүчеләр саны: |
487 мең кеше |
Классификация | |
Төркем: |
Малайзия-Полинезия телләре
|
Язу: |
балийское письмо[d] һәм латин язуы |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
бал 078 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Телнең югары регистрларында киң рәвештә Ява теленнән алынмалар бар: классик Ява теленең борынгы формасы, Кави, Балида дини һәм церемониаль тел булып тора.