Аң (труппа)
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Аң» труппасы — 1919 елның сентябрь аеннан 1920 елның ахырына кадәр Казанда эшләп килгән рәсми татар театр труппасы. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын нигезләүче иҗади көчләрнең элгәресе. 1921 елда «Сәйяр» труппасы җирлегендә төзелгән Беренче татар совет драма труппасына кушыла.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Аң (мәгънәләр) битенә күчегез.