1912-1918 арасында Казанда ике атнага бер тапкыр чыккан матур әдәбият, нәфис сәнгать һәм әдәби тәнкыйть журналы From Wikipedia, the free encyclopedia
«Аң» журналы — 1912 елның 15 декабреннән Казанда ике атнага бер тапкыр чыга башлаган матур әдәбият, нәфис сәнгать һәм әдәби тәнкыйть журналы. Баш мөхәрир булып Әхмәтгәрәй Хәсәни исәпләнгән.
Журнал бер төркем татар прогрессив яшьләре тәкъдиме буенча 1912 ел ахырында оештырыла. Габдулла Тукай һәм аның дусты Фатих Әмирхан «Гасыр» китап нәшриятенең бер оештыручысы, мөхәрире Әхмәтгәрәй Хәсәнине журналның мөхәрире булырга күндерәләр. Журналның беренче санында, иң беренче биттә Тукайның бер шигыре басыла:
Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән, Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән |
Журнал эшендә Тукай, Ф.Әмирхан һәм Г.Ибраһимов бик актив катнашканнар. Бу «өчлектән» башка, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Солтан Рахманкулов, Нәҗип Хәлфин, Г.Кәрәм, Кәрим Тинчурин, Сәгыйть Сүнчәләй, Садри Җәлал һәм башка бик күп әдипләр дә әсәрләрен бу басмага җибәргәннәр.
1918 елның мартында журнал чыгудан туктый.
Эчтәлеге, рәсемнәре, техникасы ягыннан замандаш журналлары арасында алдынгысы булып исәпләнгән. Ул әдәбият, сәнгать, әдәби тәнкыйть мәсьәләләре буенча, алда торган бурычлар турында тирән бәхәсләр ачып, мәдәният, театр-сәхнә казанышларын яктыртуга киң урын бирә. Монда татарлар арасында беренче булып, укучыларны классик рәссамнарның репродукцияләре белән таныштыра башлый. Ә 1915 елда «Альбом (сәнәгы нәфисә мәҗмугасы)» исемле журнал кушымтасы бастырып чыгара.
Казанда Харитонов матбагасында басыла.
Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.