From Wikipedia, the free encyclopedia
Ашина - Төрки каһанлыкларында идарә иткән аксөякләр нәселе.
Риваять буенча төркүт ыругы Ашина бүре анасы оныгыннан килеп чыккан.
Лев Гумилев буенча Ашина - "намуслы бүре" дигән сүз. Төрки телләрдә бүре яки каскыр сүзләре кулланылган.
Олы династиягә нигез салучы - Бумын каһан, Кече династиягә нигез салучы - Истәми Баһадир каһан булып санала.
Ашина нәселендә мирас итү тәртибе: абыйдан соң эне тәхеткә утыра, абзыйдан соң бертуганның улы утыра (баскыч мәсләге).
Ашина нәселенең вәкилләре төрле түрәләр булып эшләгәннәр: ябгу (каһаннан соң икенче зат), тәгин, шад - тәхет варислары, суйбашлар - гаскәр башлыклары, илтәбәрләр - буйсынган төбәкләр хакимнәре.
Лев Гумилев буенча Ашина дигән төркүтләр нәселе баштарак маңгул телендә сөйләшкән.
Таншу дигән Кытай чыганагы буенча борынгы заманда һуннар нәселе Ашина булган, бу ыруг дошманнар тарафыннан тар-мар ителгән һәм үтерелгән булган, тик бер генә йөкле хатын калган, ул Алтай төньяк-көнбатышындагы тау тишегендә качкан, анда бүреләр өне булган. Бала тапканда, хатын үлгән, ә бүре анасы малайны ашатып үстергән, бүре анасының алты бүре баласы, ә малай - җиденчесе булгандыр.
Риваять буенча нәкъ бу малайдан һуннар патшалары нәселе Ашина-Җиде (Ашина Эди) башланган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.