From Wikipedia, the free encyclopedia
А́ттика[1] (бор. грек. Ἀττική[2], Аттики[3]) — Үзәк Грециянең көньяк-көнчыгыш өлкәсе, Балкан ярымутравы һәм Архипелаг арасындагы тоташтыру звеносы, якынча 3808 км2 мәйданы, төньякта Беотия белән, көнбатышта Коринф бугазы аша — Мегарида һәм бөтен Пелопоннес белән чиктәш. Көньякта Сароникос, көнчыгышта — Петалия һәм төньяк-көнчыгышта Эгей диңгезенең Нотиос-Эввоикос култыгы белән юыла.
Аттика | |
Дәүләт | Греция |
---|---|
Урын | Греция |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Петалия[d] |
Мәйдан | 3808,1 км² |
Рәсми веб-сайт | athensattica.gr |
Феноменның икътисады | Аттика икътисады[d] |
Аттика үзенең зәйтүн агачлары белән дан тоткан, Африка крестьяннары йөзем үстергәннәр, ә менә икмәкне Кара диңгез яр буйларындагы колонияләрдән китергәннәр. Мондый шартларда һөнәрчелек һәм диңгез сәүдәсенең әһәмияте бик нык арткан.
Акрополь итәгендә күп санлы һөнәрчелек остаха- нәләре һәм кибетләр ачылган. Эгей диңгезе ярында Пирёй порты төзелгән.
Биредә, диңгездән алты километр ераклыкта, грекларның иң данлыклы шәһәре — Афина үсеп чыккан.
Миф буенча, диңгезләр алласы Посейдон белән Афина алиһә арасында бәхәс чыга: аларның кайсысы төп шәһәрне үз канаты астына алырга тиеш дип. Аллалар Зевс җитәкчелегендә акропольдә җыелалар һәм хакимиятне Аттикага иң яхшы бүләк ясаучыга бирергә карар кылалар. Посейдон өч япьле сөңгесе белән кыяга суга, аннан чишмә бәреп чыга. Әмма аның .суы диңгездәге кебек үк тозлы була. Афина сөңгесен җиргә батыра, һәм сөңге зәйтүн агачына әйләнә. Аллалар Афинаның бүләген иң яхшы дип табалар һәм шәһәрнең аның канаты астында булуын таныйлар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.