Арпа (ыруг)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Арпа́ (Hordeum), кыяклылар гаиләлегеннән бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы; бөртекле ашлык культурасы, якынча 10 төрне берләштерә.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Арпа (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кыска фактлар Арпа, Халыкара фәнни исем ...
Арпа | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Hordeum L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | бодайчалар[d] |
Таксономик төр | H. vulgare |
Җимеш төре | бөртекчә[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Южаковның зур энциклопедиясе, 1900—1905[d] |
Ябу
Арпа ыругында Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың тропик булмаган өлкәләрендә, тропикларның биек тауларында үсә торган 30 лап төре исәпләнә. Арпа, азык һәм терлек азыгы үсемлеге буларак, бик борынгы культура. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Арпа — бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.[3]