Аннамачарья
From Wikipedia, the free encyclopedia
Аннамача́рья (Annamācārya), шулай ук Таллапака Аннамачарья яки Аннамайя буларак мәгълүм (Taḷḷapāka Annamācārya, Annamayya) (1408—1503), — Көньяк Һиндстаннан изге шагыйрь, композитор һәм башлап җибәрүче музыкант, санкиртана формасында дини әсәрләр язган. Аннамачарьяның әсәрләре Андһра-Прадешта, Тирумала Веншкатешвара Гыйбадәтханәсендә булган Веншкатешвара Ходаена багышланган. Һинд динендә Аннамачарья изге шагыйрьләр - альварлар белән беррәттән Вишну Ходаеның бөек тугърысы буларак ихтирам ителә. Вайшнавизмда ул Веншкатешвараның кылычы (нандаки)ның чагылышы булып санала. Аннамачарья карнатик музыканың беренче композиторы булып санала. Аннамачарьяның әсәрләре гади һәм ачык итеп Телугу телендә язылган, бу аны гади кешеләр өчен аңлаешлы иткән - алар өчен бу шигырьләр язылган да. Аннамачарьяның тормышы турында аның оныгы Таллапака Чиннанна (Tallapaka Chinnanna) язган "Аннамачарья-читраму" (Annamacārya-caritramu) дигән шигырьләрдән мәгълүм.
Тормыш ахырында, яки мөгаен, аның үлеменнән соң якынча унөч мең җыр әсәре бакыр пластиналарда уеп ясалып Тирумала Гыйбадәтханәсендә махсус саклау урынында яшерелгән булган. Гыйбадәтханәнең агиографик традициясе раслаганча, сакланып калган язмалар Аннамачарьяның башлангыч иҗадының бары тик яртысы булып тора. Аның әсәрләре күп гасырлар буе онытылган булган, бу саклагыч XX гасырда ачылганчы. Хәзер Аннамачарьяның шигырьләре Көньяк Һиндстанда киң мәгълүм һәм Тирумаланың иң бөек гыйбадәтханә хәзинәсе булып тора.
[3].
Аннамачарья | |
---|---|
Туган телдә исем | శ్రీ తాళ్ళపాక అన్నమాచార్య |
Туган | 1408(1408) Таллапака (Андхра-Прадеш) |
Үлгән | 1503(1503) Тирупати, Андхра-Прадеш |
Һөнәре | брамин, шагыйрь |
Җефет | Tallapaka Tirumalamma[d][1] һәм Tallapaka Akkamamba[d][2] |
Балалар | Tallapaka Pedatirumalacharya[d] |
Сайт | |