![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/84/AnemiaFrote.jpg/640px-AnemiaFrote.jpg&w=640&q=50)
Анемия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Анемия — (грекча an- — кире алкушымча һәм haima — кан), азканлылык, кан күләме берәмлегендә гемоглобин һәм (яки) эритроцитларның кимүе.
Анемия | |
![]() | |
Саклык белгечлеге | канбелем |
---|---|
Дәвалануда кулланыла торган дару | epoetin alfa[d][1][2], oxymetholone[d][1], аскорбат натрия[d][1], Нандролона деканоат[d][1], iron sucrose[d][2], леналидомид[d][2], ferric carboxymaltose[d][2], methoxy polyethylene glycol-epoetin beta[d][2], sodium ferric gluconate complex[d][2], eltrombopag[d][2], деферазирокс[d][2], Ferumoxides[d][2], oxymetholone[d][3] һәм Нандролона деканоат[d][4] |
Генетик бәйләнеш | Глюкозо-6-фосфатдегидрогеназа[d][5] |
![]() | |
ICD-9-CM | 285.9[6][7] һәм 285.8[7] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C2869[6] һәм C2869[7] |
![]() |
Азканлылык (анемия) авыруы организмда эритроцитлар саны азаю яки алар гомумән кимү сәбәпле, канда гемоглобин күрсәткеченең түбән төшүе , белән характерлана. Азканлылыкны патологик халәтнең бер симптомы дип карау дөресрәк. Русиядә һәр 100 мең кешенең 157 сендә азканлылык симптомы очрый.
Анемия сүзе грек телендә «кан булмау» дигәнне аңлатса, асылда бу халәт «азканлылык» дип йөртелә. Азканлылык һәм канда су микъдары артуны (гидремия) аера белергә кирәк. Гидремия очрагында да канда эритроцитлар һәм гемоглобин нисбәте кими, тик бу хәл организмда кан күләме кимүдән түгел, бөерләр авырганда, йөрәк шешенүләре вакытында канның сыеклануы нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Азканлылыкны канның гомуми микъдары кимү (олигемия) белән дә бу тарга ярамый, чөнки бу очракта организмда әйләнештә булган кан күләме бик көчле кан агу хисабына кими. Организмда канның гомуми күләме нормада (нормоволемия), артып киткән күләмдә (гиперволемия), кимегән (гиповлемия) булуына карап, азканлылыкны берничә төргә аерып карыйлар.
Күбесенчә, азканлылыкны кан составында кызыл кан күләме үзгәрү белән характерлыйлар. Кайвакыт эритроцитларның сыйфаты һәм гемоглобин мо лекуласының төзелеше үзгәрү канның транспорт функциясен үтәү сәләтенә, тукымаларның сулыш алу халәтенә һәм организмда бара торган башка патологик үзгәрешләргә йогынты ясавын да әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, кайбер нәселдән килгән гемолитик азканлылык вакытында тумыштан түбән сыйфатлы эритроцитлар үзләренең гемолизга бик тиз бирешүләре белән эчке органнарда гемосидероз (геморрагик-пигментлы дерматоз) халәте, үт куыгында пигментлы ташлар барлыкка китерергә мөмкин.
Азканлылык ниндидер авыруның икенчел синдромы булырга мөмкин, әйтик, травмадан соң кан агу, В12 авитаминозы, организмга тимер җитмәү, эритроцитларның ферментлы системасында тумыштан җиткелексезлек, гемоглобинның аномаль ферментлары барлыкка килү, бавыр циррозы булганда барлыкка килүче гиперспления синдромы (гиперспленизм) һәм башкалар очрагында.
Кабул ителгән традиция буенча, бу авыруларның килеп чыгу сәбәпләре, патогенезлары төрле булуга карамастан, төп синдромнары буенча аларны азканлылык дип атыйлар. Азканлылык организм эшендә көчле чагыла.
Авыру билгеле бер дәрәҗәгә җиткәч, органнарда һәм тукымаларда кислородка ачлык — гипоксия барлыкка килә һәм дистрофия (азыкны үзләштерү процессы бозылудан бик нык ябыгу) башлана.
Әгәр канда гемоглобин ике тапкыр кимесә, дистрофиянең башлангыч билгеләре йөрәктә сизелә башлый, тагын да түбәнәйсә, организмда кире кайтарып булмастай үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Гипоксия булганлыктан, организмда матдәләр алмашы процессының окисьләшеп бетмәгән продуктлары җыела — беренче чиратта сөт кислотасы. Канның селтеле резервы кими, авыр очракларда ацидоз (канда һәм тукымаларда кислота күбәю) халәте күзәтелә. Бу—тукымаларның трофикасын (тукыма яисә әгъзаларның функциясен һәм структурасын саклауны тәэмин итүче күзәнәк туклануы процесслары җыелмасы) тагын да ныграк начарайта.
Авыр очракларда, тиз үсеш алган азканлылык тукымаларда матдәләр алмашының шактый бозылуы белән характерлана, хәтта кайвакыт мондый үзгәрешләр үлемгә китерергә мөмкин.
Азканлылыкның нинди төре булса да, организм авыру халәтен үзе компенсацияләргә тырыша: а) кан әйләнешенең интенсивлыгы арта — йөрәктә кан йөреше һәм аның минутлы күләме күтәрелә, нәтиҗәдә та хикардия барлыкка килә һәм кан йөрешенең тизлеге арта; б) организмда канның бүленеше үзгәрә — ул «депо»дан (бавыр, талак, мускуллардан) мобилизацияләнә, шунлыктан перифирик тукымаларны кан белән тәэмин итү кими, ә тормыш өчен мөһим булган органнарга кан килеше арта; < в) тукымалар тарафыннан кислород утильләштерү көчәя, тукымалар ч сулышында анаэроб процессларның роле арта. ; Соңгы елларда, симптомнарына бәйле рәвештә, азканлылык 31 төрле була дип исәплиләр. Кайберләрен түбәндә карап китербез.
Кан ясалу бозылышы нәтиҗәсендә барлыкка калгән азканлылык тимер җитешмәгән очракта күзәтелә. Эритропоэз (организмда эритроцитлар ясалу процессы) өчен кирәк тимер җитешмәү халәте агулану сәбәпле сөяк миенең зарарлануы нәтиҗәсендә, нурланыш тәэсирендә һәм башка төрле ачыкланмаган сәбәпләрдән, шулай ук кызыл сөяк миенең башка төрле I тукыма белән алышынуы — аларның миеломалары үсеп зураю, шешләрнең | күп метастазлары таралу һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. | Бу төр азканлылыкның гомуми билгеләре—тын бетү, лайлалы тышчаның < һәм тиренең төсе агару, хәлсезлек, йөрәкнең еш тибүе, гәүдәнең массасы кимүе. Геморрагик синдром — күзнең челтәр катлавына һ.б. урыннарга кан саву, борыннан, башка әгъзалардан кан китү күзәтелү.
Гемолиз (эритроцитлар таркалып, гемоглобинның эремәгә чыгуы) булу сәбәпле, канның чиктән тыш күп таркалуы. Эритроцитларның таркалуы күзәнәк эчендә яки күзәнәктән тыш факторлар тәэсирендә булырга мөмкин. Гомуми билгеләре — тән калтырау, бизгәк тоту. Билдә һәм эчтә авырту барлыкка килү, тәнгә сары төшү, талакның шактый зураюы (спленомегалия), хәтта шок булырга мөмкин.
Аутоиммун гемолитик азканлылык—яшәү барышында эритроцитларның агглютиногеннарына антитәнчекләр ясалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән гемолиз. Ул температура кискен күтәрелүдән башланып китә. Сары төшә, бавыр һәм талак зурая. Гомуми билгеләре — хәлсезлек, тире өслегенең 3 агаруы. Физик йөкләнеш булганда, тын бетә, баш әйләнә, йөрәк тибүе ешая.
Тимер җитешмәү азканлылыгы кан ресурсы кимегәндә (хроник рәвештә кан югалтканда), организмга тимер җитәрлек дәрәҗәдә кермәгәндә (10- 30 % кешеләрдә) күзәтелә. Симптомнары: хәлсезлек, апатия, тын бетү, түбән кан басымы, баш авырту. Күп кан югалтканда баш әйләнә. Кайбер кешеләрнең акбурга, күмергә, теш пастасына һәвәслеге булырга мөмкин. Бу төр азканлылык ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, шеш, геморрой, глистлы инвазия—кешенең хайван һәм үсемлек паразитларын ияртүе, яшь кызларда аналыктан кан киткәндә һәм башка очракларда булырга мөмкин.
Пернициоз (яман авырулы) һәм В12 витамины җитмәүдән (тәүлегенә 1-5 мкг кирәк) булган азканлылык. Пернициоз азканлылык — ашказаны стенасы күзәнәкләренә антитәнчекләр ясый торган аутоиммун авыру. Ул тумыштан булырга яки яшәү барышында барлыкка килергә мөмкин. 60 яшьтән өлкән кешеләрдә ешрак күзәтелә.
Ураксыман күзәнәкле азканлылык — нәселдән килүче авыру, гемоглобинның төзелеше яисә синтезы бозылу аркасында барлыкка килә һәм I уртача чагылышлы, авырту кризлары кабатланып торучы, инфекцияләргә тиз бирешүче гемолитик азканлылык булып характерлана. Йөклелек вакытында күзәтелә торган азканлылык. Йөклелекнең икенче г яртысында эритоцитларның күбәюе, ә соңгы триместрда яралгының үсүе I нәтиҗәсендә тимергә ихтыяҗ арта. Йөклелек чорында шулай ук фолий I кислотасына ихтыяҗ зурая, ә аның җитмәве—азканлылыкның бер сәбәбе.
Хатын-кыз авырлы булганда, азканлылылык еш күзәтелә. Йөкле хатын нарның канында гемоглобин 100-110 г/л дан түбән булса, тимер препа ратлары билгеләнә һәм өч атна узгач, канны кабат тикшерәләр.
Югарыда әйтелгәнчә, анемия диагноз түгел, симптом гына булып исәпләнә. Аның нидән булганлыгын белү өчен, тикшереп, төп авыруга диагноз кую һәм менә шул авыруны дәвалау шарт.