From Wikipedia, the free encyclopedia
Андрей Андреевич Говоров (укр. Андрій Андрійович Говоров; 1992 елның 10 апреле, Акъяр) — Украин йөзүчесе, Атказанган спорт мастеры, Беренче яшүсмерләр Олимпия уеннары чемпионы, 50 м га баттерфляй белән йѳзүдә ике тапкыр дөнья рекордчысы, яшүсмерләр арасында күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионатлары призёры, яшүсмерләр арасында 50 м га баттерфляй белән йѳзүдә ике тапкыр Европа рекордчысы, 50 м га ирекле стиль һәм 100 м га баттерфляй белән йөзүдә һәм 50 м га кыска бассейннарда баттерфляй белән йѳзүдә алты тапкыр Украина рекордчысы. 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзүдә ярымфиналга барып җитә, ул 2 августның кичке сессиясендә 22,09 секунд һәм 22,12 секунд вакыт күрсәтә.
2013 елның июль аенда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада 50 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә финалда алтын медаль яулый.
Андрейның тренеры — Украинаның атказанган тренеры Константин Николаевич Карташов, ә 2016 елдан — Бразилия тренеры Arilson Soares da Silva.
2015 елның августында Мәскәүдә йөзү буенча Дөнья кубогының беренче этабында алтын һәм бакыр медальләргә ия була[1][2].
2015 елның декабрь аенда 22,36 вакыт белән Нетаниядә (Израиль) кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулый.
2016 елның 10 июнендә «Маре Нострум» (Барселона) турнирының йомгаклау этабында җиңү яулый, ярышлар рекордын яңарта — 23,16 сек., 50 м баттерфляй белән йөзү.
2017 елда Будапештта узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында баттерфляй белән 50 метр дистанциядә бакыр медаль яулый[3].
2021 елның маенда Будапештта узган Европа чемпионатында украин спортчысы баттерфляй белән 50 метр дистанциягә йөзүдә, финалда 23,01 вакыт күрсәтеп, көмеш призёр була.
Днепропетровск югары физик культура училищесын тәмамлый. О. Гончар исемендәге Днепропетровск милли университетында укый. Өйләнгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.