швед химигы, инженер, динамитны уйлап табучы From Wikipedia, the free encyclopedia
А́льфред Бе́рнхард Нобе́ль (швед. Alfred Bernhard Nobel; 1833 елның 21 октябре, Стокһольм, Швеция — 1896 елның 10 декабре, Сан-Ремо шәһәре, Италия) — швед химигы, инженер, динамитны уйлап табучы.
Альфред Нобель | |
---|---|
Туган телдә исем | А́льфред Бернхард Нобель |
Туган | 21 октябрь 1833 Стокһольм, Швеция |
Үлгән | 10 декабрь 1896 (63 яшь) Сан-Ремо, Италия |
Үлем сәбәбе | мигә кан йөгерү[d] |
Күмү урыны | Северное кладбище[d][1][2] |
Яшәгән урын | XVI округ Парижа[d][3] |
Ватандашлыгы | Швеция |
Һөнәре | швед химигы, инженер, уйлап табучы |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Нобель, Людвиг Эммануилович[d][4], Роберт Нобель[d][4] һәм Эмиль Оскар Нобель[d] |
Ул үзенең бик зур байлыгын Нобель премиясе фондына тапшырып кала. Аның исеменә багышлап химик элементка нобелий дигән исем кушалар. Нобельгә багышлап Стокһольмдагы Нобель физико-химия институты ачыла[5].
Альфред Нобель 1833 елның 21 октябрендә Стокһольм шәһәрендә Эммануил (Иммануэль) (1801—1872) һәм Андриетт Нобель гаиләсендә дөньяга килә. Ул гаиләдә өченче бала була. Аңардан тыш тагын Роберт, Людвиг һәм Эмиль дә була[6].
Альфред Нобель 1896 елның 10 декабрендә стенокардиядән вафат була. Ул Стокһольм шәһәренең Норра зиратында җирләнгән.
1888 елның Француз гәҗитендә ялгыш бастырылган Нобель некрологыннан соң (аны 12 апрелдә Каннада вафат булган абыйсы Людвик белән бутыйлар), ул бик зур тәнкыйтьләүгә дучар була. Шул көнне ул үзенең киләчәккә тагында әйбәтрәк мал җыярга тели.
1895 елның 21 ноябрендә Париждагы Швед-норвег клубында ул үзенең васыятен яза, шуның нигезендә аның мал-мөлкәтенең зур өлеше Нобель премиясенә юнәлгән була.
Нобель премиясе Фонды 31 миллион крона тәшкил иткән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.