From Wikipedia, the free encyclopedia
Ак куян (лат. Lepus timidus) — куяннар ыругы куянсыманнар отрядына керүче хайван.
Ак куян — чагыштырмача эре хайван. Аның киң табаннары куе йон белән каймалап алынган, бу аңа кар өстендә батмыйча чабарга ярдәм итә. Төсе сезонга карап үзгәрә: җәен — мехы коңгырт-көрән, корсак асты ак; кышын ап-ак төскә керә, колак очлары гына кара кала. Күбрәк вакытын урман буйларында, сирәк агачлыкларда, куаклыклар һәм яшь агач араларында уздыра. Азыкны, нигездә төнлә эзли, көндезен куак астына качып яки әрәмәлекләрдә посып ята.
Үр куяныннан кечерәк. Һәр ике төре елына 2—3 тапкыр үрчем бирә. Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәне йон белән капланган була. Ана куян үз балаларын гына түгел, читләрне дә имезә. Сөте бик куе (майлылыгы 15 % ка җитә) һәм куян баласына, ныгып китү өчен, берничә тапкыр имү җитә, аннан ул үзе үлән белән туклана башлый.
Куяннар ау объекты булып тора, ите ашарга яраклы, ә тиресеннән төрле мех әйберләр тегәләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.