Акушерлык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Акушерлык ( фр. accoucher - бала табу, тудыру[1]) — медицина тармагы, ул хатын-кыз организмында балага узу нәтиҗәсендә барган физиологик һәм патологик процессларны өйрәнә. Шулай ук ул бала табуда ярдәм итү, йөклелек һәм бала табу катлаулануларын, яралгы һәм яңа туган бала авыруларын профилактикалау һәм дәвалау ысулларын төзи. Элек акушерлыкка яңа туган баланы карау кергән, хәзерге вакытта ул неонатологиягә карый.