![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/7c/Bibi_Heybat_Mosque_Baku_1.jpg/640px-Bibi_Heybat_Mosque_Baku_1.jpg&w=640&q=50)
Азәрбайҗанда ислам
From Wikipedia, the free encyclopedia
Азәрбайҗанда ислам (әзери. Azərbaycanda İslam ) — Азәрбайҗан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Азәрбайҗан халкының (10 047 мең кеше) 96,90 % ы (9 735 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Азәрбайҗан мөселманнарының 85 % ы шигыйлар (җәфәрлек мәзһәбе), 15 % ы сөнниләр (хәнәфи мәзһәбе). Азәрбайҗан, Ираннан соң, шигый халкы саны буенча дөньяда икенче урында тора. Баку һәм Ленкорань тирәсендәге авыллар шигыйлыкның үзәге булып санала. Илнең кайбер төньяк төбәкләрендә сәләфилек хәрәкәте берникадәр таралыш алган.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/7c/Bibi_Heybat_Mosque_Baku_1.jpg/640px-Bibi_Heybat_Mosque_Baku_1.jpg)