Азнакай
Татарстанның көньяк-көнчыгышында Эстәрле елгасы буенда урнашкан шәһәр (1987), Азнакай районының үзәге / From Wikipedia, the free encyclopedia
Азнакай (лат. тат. Aznaqay, рус. Азнакаево) — Татарстанның көньяк-көнчыгышында Эстәрле елгасы буенда урнашкан шәһәр (1987), Азнакай районының үзәге.
Азнакай | |
рус. Азнакаево | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1762 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Азнакай районы |
Административ-территориаль берәмлек | Азнакай районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 34 896 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 180 метр |
Мәйдан | 15 км²[2] |
Почта индексы | 423330–423333 һәм 423303 |
Рәсми веб-сайт | aznakayevo.tatar.ru |
Җирле телефон коды | 85592 |
Азнакай Викиҗыентыкта |
Ютазы тимер юл станциясенән 34 км төньяк-көнбатышта урнашкан (Сембер — Уфа юнәлеше). Казанга чаклы — 376 км. Мәйданы — 15,3 км². Халык саны — 34 700 кеше (2016 ел). Татарлар — 85,4 %, руслар — 11,9 % (1989).
Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Азнакай янында Чатыр тау (324 метр) урнашкан. Анда "Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар күп.
Азнакай — нефть сәнәгате шәһәре («Азнакаевскнефть» НГДУы, "Нефтемаш", "Перекрыватель"). Моннан тыш УАЗ автомобильләрен ремонтлау, май заводлары, икмәк комбинаты, типография; энергетика, авыл хуҗалыгы техникасы, тегү сәнәгате һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре бар. Төбәк тарихын өйрәнү музее, район мәдәният йорты, 6 китапханә, үзәк һәм балалар хастаханәләре эшли [3].