From Wikipedia, the free encyclopedia
Адриана Лима (порт. Adriana Lima; 1981 елның 12 июне, Салвадор, Баия штаты, Бразилия) — Бразилия супермоделе, Victoria's Secret фәрештәләренең берсе, шулай ук Maybelline реклама компаниясенең йөзе буларак билгеле. Массакүләм мәгълүмат чараларында Лиманы еш кына планетаның иң матур хатын-кызларыннан берсе дип атыйлар. 2014 елда Адриана «Яңа супер-модельләр» исемлеген җитәкли[3][4]. Models.com сайты версиясе буенча Лима җиде ел рәттән иң сексуаль модельләр исемлеген җитәкли[5]. Forbes журналының 2014 елгы рейтингы буенча, ул дөньяның иң күп түләнә торган модельләре исемлегендә икенче (Жизель Бюндхеннан соң)[6]. 2015 елда аның хезмәт хакы 9 АКШ доллары тәшкил иткән[7][8].
Адриана Лима 1981 елның 12 июнендә Бразилиянең Салвадор шәһәрендә туа[9]. Африка, алман һәм һинд килеп чыгышлы[10]. Адриананы әнисе Мария де Граса Лима тәрбияләгән, ул социаль хезмәткәр булган. Аның әтисе, Нельсон Торрес, кызга алты ай булганда гаиләдән киткән. 15 яшендә Лима Supermodel of the world бәйгесендә икенче урынны алган[11]. 1998 елда ул Elite агентлыгы белән контрактка кул куя һәм Нью-Йоркка күчә.
Адриана беркайчан да модель булу турында уйламаган, гәрчә ул башлангыч мәктәптә бик күп матурлык бәйгеләрендә җиңү яуласа да. Балачакта Лима табиб-педиатр булырга теләгән[12]. Мәктәптә аның модельләр конкурсында катнашырга теләгән дустым булган, тик анда берүзе генә барасы килмәгән, шуңа күрә ул Адриананы аның белән бергә катнашырга сораган. Шулай 15 яшендә Адриана Ford Models агентлыгы оештырган модель конкурсының Бразилия финалында җиңүче була, ә халыкара дәрәҗәдә ул икенче урынны ала[11]. 1998 елдан ул Giorgio Armani, Vera Wang, Valentino, Versace, Louis Vuitton, Givenchy, Christian Dior, John Galliano, Alexander McQueen, Escada, Betsey Johnson, Istvan Francer, Richard Tylor, Sportmax, Giles, Balmain, Jason Wu, Emanuel Ungaro, Fendi, Ralph Lauren, Christian Lacroix, Marc Jacobs, Prada кебек мода йөртларының киемнәрен тәкъдим итеп, югары мода күрсәтмәләрендә катнаша башлый[13].
Адриана карьерасында аның Vassarette бренды өчен Times Squareдагы плакаты зур алга китеш була, шуннан соң Бразилия хатын-кызларының матурлыгы модага керә[14]. Адриана төрле компанияләрнең йөзе була: bebe, Armani, Versace, BCBG, Louis Vuitton, Givenchy[15], Blumarine[16], Colcci French Connection UK, Gai Mattiolo, IGUATEMI[17], Intimissimi, M-officer[18], Donna Karan, Miu Miu, Jason Wu, Marc Jacobs, H&M, BALMAIN, Vogue Eyewear.
1999—2018 елларда ул танылган кием һәм хатын-кыз эчке киеме бренды белән килешү төзеп, Victoria’s Secret «фәрештәләренең» берсе була[19]. Бу вакыт эчендә ул GQ, ELLE, Esquire, Vogue, Marie Claire кебек танылган журналларның тышлыкларында барлыкка килә һәм Victoria’s Secret Fashion Show — дөньядагы иң танылган мода шоуларының барысындә диярлек катнаша. 2008 елда ул 5 миллион долларлык «Black Diamond Fantasy Miracle Bra», 2010 елда 2 миллион долларлык «Bombshell Fantasy Bra» бюстгальтерларын тәкъдим итә. 2018 елның ноябрь башында ул бренд белән 19 ел хезмәттәшлек иткәннән соң, супермодель үзенең «фәрештә» канатларын җыеп алуын хәбәр итә.
2003—2009 елларда Лима Maybelline брендының йөзе була. Ул шулай ук Versace, Armani, Louis Vuitton брендлары белән хезмәттәшлек итә, бу компанияләрнең реклама кампанияләрендә катнаша[20][21].
Адриана үзен кинематографиядә дә сынап карый: 1996 елда ул «Ике трек» фильмында, 2008 елда — «Ямьсез» сериалында камео ролендә чыгыш ясый[22].
Лима хәйрия эшендә катнаша. Аерым алганда, ул туган шәһәре Сальвадордагы Caminhos da Luz («Яктылык юллары») балалар йортын киңәйтү өчен акча бирә, һәм берничә тапкыр шул шәһәрдәге ярлы гаиләләрдән балалар өчен кием сатып ала[23].
Лима шулай ук футбол белән кызыксына һәм рәсми рәвештә Миланның «Интер» клубы өчен җан ата[24].
2009—2016 елларда Лима баскетболчы Марко Яричка белән никахта була[25][26][27]. Элеккеге тормыш иптәшләренең ике кызы бар — Валентина Лима Ярич (2009 елның 15 ноябрендә туган)[28] һәм Сиенна Лима Ярич (2012 елның 12 сентябрендә туган)[29]. 2014 елда Лима белән Яричка биш ел никахта тораганнан соң аерылышулары турында игълан итәләр[30].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.