Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы торак пункт From Wikipedia, the free encyclopedia
Абыз, Абзавыл — Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы торак пункт.
Карамалы елгасы бассейнында, шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогыннан 20 км көнбатыштарак. Тарихы
Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Салтык исеме белән дә билгеле. 18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Абызда мәчет, 3 җил тегермәне, 2 ярмаяргыч, йон тетү бинасы, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 555,8 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 дән ТАССРның - Тәтеш, 1927 дән Буа кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Кама Тамагы, 1963 нең 1 февраленнән - Тәтеш, 1965 нең 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.
2010 елда даими яшәүчеләр юк. Халык саны: 1782 дә - 60 ир заты; 1859 да - 248, 1897 дә - 350, 1908 дә - 398, 1920 дә - 383, 1926 да - 239, 1958 дә - 85, 1970 тә - 48, 1979 да - 33, 1989 да - 10, 2002 дә - 0 кеше.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.