ислам дини оешмасы (Абхазия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (рус. Единое духовное управление мусульман Абхазии, ЕДУМА) ― өлешчә танылган дәүләт Абхазия территориясендә яшәүче мөселманнарның мөстәкыйль, дәүләтнеке булмаган дини ислам оешмасы. 1996 елда мөселманнарның ирекле белдерүе нәтиҗәсендә булдырылган. 2014 елның 11 сентябрендә Абхазия юстиция министрлыгында юридик зат буларак дәүләт теркәлүе узган (теркәлү таныкнамәсе АВ № 005045).
Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте | |
рус. Единое духовное управление мусульман Абхазии | |
офис: |
Абхазия / Сухум, Академик Сахаров ур., 5 (Сухуми мәчете) |
---|---|
Оешма төре: |
бердәм дини оешма |
Җитәкчеләр | |
Рәис |
мөфти Тимур Дзыба |
Нигезләү | |
мөселманнарының ирекле белдерүе | |
Абхазия юстиция министрлыгында теркәлү | |
https://islam-abkhazia.com |
Абхазия территориясенә ислам XVI гасырда Госман империясе хакимлеге вакытында үтеп кергән һәм XIX гасырга кадәр дәүләт дине булып торган.
Абхазиядә Советлар хакимияте урнашкач, ислам, гомумән, дәүләт структуралары тарафыннан дин буларак танылмый башлаган.
Совет Абхазиясенең соңгы мөфтиләренең берсе ― Гудаута районы Дурипш авылында яшәгән Арутан Шумаф улы Гицба (1881–1996) [1].
1996 елда Абхазия мөселманнарының ирекле белдерүе һәм Абхазиянең беренче (1994―2005) президенты Владислав Ардзинбаның (1945―2010) турыдан-туры ярдәме белән Абхазия мөселманнары Диния нәзарәте, дини, мөстәкыйль, дәүләтнеке булмаган оешма буларак, оештырыла [2].
2003 елда үткәрелгән социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, Абхазиядә яшәүчеләрнең 16 % ы үзләрен мөселман дип саный. Әмма, мөфти Тимур Дзыба раслаганча, Абхазиядә үзен мөселманнарга кертеп караучы, әмма динне начар белүче һәм барлык кануннарны үтәмәүче гражданнарның 25 % ы яши.
Президент Владислав Ардзинбаның 1995 елның 5 гыйнвары Указы белән мөселманнарның Корбан бәйрәме республиканың барлык халкы өчен эш көне булмаган көн дип танылган [2].
Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәтен төбәктәге мәчетләрнең руханилары һәм дини җәмгыятьләр вәкилләре катнашкан съездда сайланучы мөфти җитәкли.
Абхазия Республикасында Гудаута һәм Сухум шәһәрләрендә ике мәчет бар (дөресрәге, гыйбадәт йортлары, чөнки архитектура ягыннан аларны мәчетләр дип атап булмый). Әлеге биналар Абхазия хөкүмәте тарафыннан тулы кыйммәтле мәчетләр төзелгәнче кулланып тору өчен тапшырылган [4]. Россия һәм Кавказ төбәкләре мөселманнарының финанс ярдәме белән мәчет янәшәсендәге йортларны сатып алып, Сухуми мәчетен зурайту эше дәвам итә.
2007 елдан Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте басма органы ― рус телендә «Баракят» (Бәрәкәт) газетасы чыга.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.