«Крокус Сити Холлда» булган террористик һөҗүм — массакүләм атышлар һәм шартлаулар белән бергә булган террористик акт[13], һөҗүм 2024 елның 22 мартында, Мәскәү вакыты белән сәгать 20.00-да, Красногорскның Крокус Сити Холл концертлар залында булган. Дүрт һөҗүмче бинадагы кешеләргә ут ача, ким дигәндә 150[14] кеше үтерелә (шул исәптән өч бала[15]) һәм 145-тән артык кеше яралана. Һөҗүм вакытында зал бинасы да яндырыла. Ике шартлау ишетелә[15]. Россия Тышкы эшләр министрлыгы бу вакыйганы террор һөҗүме дип атый.

Кыска фактлар Дәүләт, Административ-территориаль берәмлек ...
«Крокус Сити Холлда» һөҗүм
Thumb
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Красногорск
Сәгать поясы MSD
Урын Крокус Сити[d][1] һәм Крокус Сити холл[d][2]
Вакыт мизгеле 22 март 2024[3]
Башлану вакыты 22 март 2024
Тәмамла(н)у вакыты 22 март 2024
Озаклык 13 минут
Яраланганнар саны 360[4]
Үлүчеләр саны 144[5]
Җинаятьчеләр саны 4[6][7]
Коралланыш Коктейль Молотова[d], Калашников автоматы, пистәлит[d] һәм пычак[d][8]
Максат Крокус Сити холл[d] һәм мирное население[d]
Җинаятьче Вилаят Хорасан[d][9][10], Мирзоев, Далерджон Баротович[d], Саидакрами Раджабализода[d], Шамсидин Фаридуни[d], Мухаммадсобир Файзов[d], Ğıyraq häm Şam İslam däwläte[11] һәм Украина[12]
Thumb
Thumb
 «Крокус Сити Холлда» һөҗүм Викиҗыентыкта
Ябу

Бу һөҗүм соңгы, 20 елда Бесландагы террористик һөҗүмнән кала, Россиядә иң зур террористик һөҗүм була[16] . 24 март Россиядә милли матәм көне дип игълан ителә[17].

Ислам дәүләте халыкара террористик оешмасының әфган бүлеге — Вилайат Хорасан[18][19][20] террор һөҗүме өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Һөҗүмдә катнашкан террористларның төгәл саны рәсми рәвештә билгеле түгел, ләкин беренчел мәгълүматларга караганда, биш[21][22] булырга мөмкин, бәлкем күбрәк тә булгандыр[23] . Мәгълүм булганча, 11 кеше кулга алынган, шул исәптән дүрт террорист[24].

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.