Электрон китап
компьютерда җыелган гади текст, яки гадәти китапның скан-күчермәсе,яки махсус программалар ярдәмендә эшләнгән файллар җыелмасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Электрон китап — компьютерда җыелган гади текст, яки гадәти китапның скан-күчермәсе,яки махсус программалар ярдәмендә ясалган файллар җыелмасы. Соңгылары бизәлеше, структурасы ягыннан экраннан укуга җайлаштырылган була. Моңа fb2, exe кебек форматлар керә. Шулай ук pdf формат та Adobe Reader программасында җиңел укыла. Ә exe форматка сурәтләр генә түгел, хәтта музыкаль бизәлеш тә өстәргә мөмкин.
EBook Maestro кебек программаларда текстны кеше тавышы белән уку мөмкинлекләре дә бар. Әйтик, укып күзең талганда, яки караңгыда кеше тавышын кушып кую мөмкинлеге каралган. Дөрес, ул тавыш чын кеше шикелле үк сәнгатьле итеп укымый. Әмма елдан-елга камилләшә бара.
Бүген электрон китапларны телефон экраныннан да, компьютердан да, башка җайланмалардан да укырга мөмкин.
Электрон китап сәүдәсенең 95 проценты Төньяк Америка һәм Көнбатыш Аурупа өлешенә төшә. Американың электрон китап базары 2007 елда 4,2 миллиард доллар белән бәяләнсә, 2011 ел азагына бу сан 10 миллиардка җитәр дип көтелә.