Программалау теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Программалау теле — санак өчен программалар язу өчен формаль тамгалар системасы. Программалау теле, программаның тышкы кыяфәтен һәм башкаручы (гадәттә санак) үтәргә тиеш гамәлләрне билгеләүче, лексика, синтаксис и семантика кагыйләләрен билгели. MKT (урысча ЯМК — язык машинных команд) программаларында бирелмәләр — санак хәтерендәге юлламаларны, үтәлүче ысулларны санлы кодлар аша тамгаланган. Программа биремнәренең һәм бирелмәләрнең ЭХМ хәтерендә ничек урнашуын программачы үзе кайгыртырга тиеш булган. Хәзерге чорда программачылар алай эшләмиләр. Бүгенге санакларда өчен программалау системалары (ПС) кулланыла. Санакның программа белән тәэмин ителеше өч кисәккә бүленә:
- системалы программа белән тәэмин ителеш
- гамәли программа белән тәэмин ителеш
- программалау системалары
Программалау теле | |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Мәгълүмати технологияләр[d] |
---|---|
Программалау теле Викиҗыентыкта |
Программалау системасы санак белән идарә итү программаларын төзү өчен билгеләнгән.
Программалау теле санак командалары теленнән югарырак дәрәҗәдәге телләрдә язылган программаларны санакта башкарырга мөмкинлек бирә.
Программалау теленең дәрәҗәсе санак эшкәрткече (урысча процессор) теленнән арынып, кеше теленә, предмет өлкәсенең (бигрәк тә математиканың) формаль теленә якынлашу дәрәҗәсе белән бәйләнгән. Дәрәҗә югарырак булган саен, ул санактан ераграк, ә кешегә якынрак тора.
Иң түбән дәрәҗәдәге тел — Санак биремнәре теле. Санак биремнәре телләреннән аерылучы Автокодлар дип аталган тәүге программалау телләре беренче буын санакларда барлыкка килә.