Нидерланд
Көнбатыш Аурупа дәүләте / From Wikipedia, the free encyclopedia
Нидерла́нд Патшалыгы́ (Нидерла́нд, нидерл. Koninkrijk der Nederlanden) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Нидерланд Төньяк диңгез белән юыла (451 км). Нидерланд күршеләре – Алмания (577 км) һәм Бельгия (450 км).
Байрак
| |
Шигарь | Ik zal handhaven |
---|---|
Башкала | Амстердам |
Халык саны | 17 590 672 (1 гыйнвар 2022) |
Нигезләнгән | 19 гыйнвар 1795 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00, UTC+02:00 |
Рәсми тел | нидерланд теле |
География | |
ИҖБ | Нидерланд патшалыгы |
Мәйдан | 41,543 км² |
Координатлар | 52.32°N 5.55°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы исеме | Нидерландлар патшасы |
Дәүләт башлыгы | Виллем-Александр |
Башлык исеме | Нидирланның баш министры |
Икътисад | |
ТЭП | 1 011 799 миллион US$ (2021), 991 115 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | евро |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3.8% (31 сентябрь 2018)[1] |
Туу күрсәткече | 1.68 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.931 (2017)[3] |
Яшәү озынлыгы | 81.50976 ел (2015, 2016)[4] |
Пинсә яше | 66.33 яшь |
Джини коэффициенты | 25.4 (2012)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +31 |
ISO 3166-1 коды | NL[6] |
ХОК коды | NED |
Интернет домены | .nl |
Илнең башкаласы булып Амстердам санала, ләкин дәүләтнең парламенты һәм хөкүмәте Һаага шәһәрендә урнашкан. Роттердам – илнең иң зур порты, шулай ук ул дөньяның иң зур портлары арасында тора, ә Утрехт – ил тимер юлларының үзәге. Һаага, Амстердам, Утрехт һәм Роттердам шәһәрләре Рандстад дип исемләнгән агломерацияне төзиләр, анда якынча 7,5 млн. кеше яши.
Кариб диңгезендә урнашкан Аруба утравы һәм Нидерландның Антиль утраулары белән берлектә Нидерланд Нидерланд Патшалыгы дип исемләнгән дәүләтне төзиләр. Патшалык әгъзалары арасында мөнәсәбәтләр Нидерланд Патшалыгы Хартиясе (нидерл. Statuut voor het Koninkrijk der Nederlanden) белән көйләнә. Бу Хартия 1954нче елда кабул ителде.
Нидерландны еш кына Голландия дип атыйлар, ләкин бу исем дөрес түгел, чөнки Төньяк һәм Көньяк Голландия бары тик Нидерландарның 12 провинциясеннең икесен генә тәшкил итә, ләкин бу өлкәләр иң алга киткән провинцияләр булу сәбәпле, Голландия исеме гадәткә төште.
Европа берлегенә керә.