Күзлек
From Wikipedia, the free encyclopedia
КҮЗЛЕК ис. - күзнең күрү сәләте кимегәндә яисә күзне зарарлаудан, артык яктылыктан саклау өчен кеше кия торган оптик әсбап.
Күзлек зурайтып яки кечерәйтеп күрсәтә торган ике линзадан, пыяла яки пластмас кысалардан гыйбарәт. Кайчакта кысалар урынына колакка яки башны уратып электерелә торган тасма, резинка, күн каеш кулланыла.