Бронза гасыр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бро́нза гасы́р – энеолитны алыштырган тарихи дәвер; бу дәвердә бронза металлургиясе барлыкка килә, барлык эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре бронзадан җитештерелә башлый. Бронза гасыр якынча б.э.к. 4 нче меңьеллык ахыры – 1 нче меңьеллык башын үз эченә ала.
Бронза гасыр | |
... хөрмәтенә аталган | бронза[d] |
---|---|
Әүвәлгесе | Таш дәвере һәм бакыр гасыры[d] |
Киләсе | Тимер гасыр |
Башлану вакыты | БЭК 3300, БЭК 3200 һәм БЭК 3100 |
Тәмамла(н)у вакыты | БЭК 1200, БЭК 300 һәм БЭК 600 |
Бронза гасыр Викиҗыентыкта |
Әүвәлге, урта һәм соңгы бронза дәверләргә бүленә. Евразиянең төп территориясендә бронза гасырның әүвәлге дәвере – б.э.к. 3 нче меңьеллыкка; урта дәвере – б.э.к. 3 нче меңьеллык ахыры – 2 нче меңьеллыкның 2 нче чирегенә; соңгы дәвере – б.э.к. 2 нче меңъеллыкның 3 нче чиреге – 1 нче меңьеллык башларына туры килә.
Бронза гасыр төшенчәсен фәнни әйләнешкә беренче булып Дания тарихчысы В. Симонсен (1813) кертә, соңрак шул ук ил галимнәре К. Томсен белән Й.-Я. Ворсо (1830-50 еллар) бронза гасыр төшенчәсен шактый тирәнәйтү һәм детальләштерүгә ирешәләр. 20 йөздә бронза гасыр истәлекләре киң планда тикшерелә, бүгенге көндә билгеле булган археологик культураларның күбесе бүлеп чыгарыла.
Әүвәл зур булмаган бер аралык чор – бакыр дәвере, фәндәгечә итеп әйткәндә, энеолит яшәп ала, латинчадан тәрҗемә иткәндә, ул бакыр-таш дигәнне («энеус» – бакыр) аңлата. Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән бергә, аларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз тигән, алар тиз бөгелгән, үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр – бакырга аккургаш куша башлаганнар.