Linux
Unix операцион системалар гаиләсенә керә торган һәм нигезендә Linux төше (Linux kernel) булган операцион система / From Wikipedia, the free encyclopedia
Linux (әйтелә: [ˈlɪnəks] яки [ˈˈlɪnʊks], Ли́нукс) — Unix операцион системалар гаиләсенә керә торган һәм нигезендә Linux төше (Linux kernel) булган операцион система (operating system). Хәзерге вакытта Linux ачык кодлы (open source) программаларның иң күренекле мисалларыннан берсе булып санала; барлык язылган код һәрбер кеше тарафыннан үзгәртелергә, кулланылырга һәм таратылырга мөмкин.
GNU һәм Linux | |
KDE эш өстәле | |
Уйлап табучы |
Линус Торвальдс һәм барлык дөнья буенча таралган программистлар |
---|---|
ОС гаиләсе | |
Нигезләнү |
Linux төше һәм GNU |
Каралган платформалар |
Alpha, ARC, ARM, AVR32, Blackfin, C6x, ETRAX CRIS, FR-V, H8/300, Hexagon, Itanium, M32R, m68k, META, Microblaze, MIPS, MN103, Nios II, OpenRISC, PA-RISC, PowerPC, s390, S+core, SuperH, SPARC, TILE64, Unicore32, x86, Xtensa |
Төшнең төре |
Монолит төш |
Лицензия |
Нигездә GNU GPL |
Халәте |
Актуаль |
Элегрәк бары тик серверларда гына кулланылса, бүгенге көндә аны кесә телефоннарыннан алып супер-санакларга (supercomputers) кадәр урнаштыралар (install).
Linux төше 1991 елда Линус Торвальдс тарафыннан языла. Системанын китапханәләре (libraries) һәм әгъзалары (utilities) гомуми буларак GNU операцион системасыннан алынган.