Яңа Франция
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яңа Франция (фр. Nouvelle-France) — Төньяк Америкадагы Франция колонияләренең гомуми исеме (1534—1763). Төрле вакытта Яңа Франция үз эченә түбәнәге җирләрне алган:
- Канада — хәзерге Канаданың Квебек, Онтарио провинцияләре һәм Бөек Күлләр ярларының бер өлеше (аерым алганда, Кадиллак нигез салган Форт Детруа — бүгенге Детройт та кергән).
- Луизиана (Louisiane) — Миссисипи елгасы үзәнлеге, хәзерге Американың Луизиана, Миссисипи, Арканзас, Төньяк һәм Көньяк Дакота, Айова, Канзас, Миссури, Монтана, Небраска һәм Оклахома штатлары.
- Акадия (Acadie) — хәзерге Канаданың Яңа Брунсвик, Яңа Шотландия һәм бүгенге Принц Эдвард утравы .
- Яңа Җир (Terre-Neuve) — хәзерге Ньюфаундленд .
Кыска фактлар
Яңа Франция фр. Nouvelle-France Франция колониясе | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Башкала | Квебек | ||||||||
Тел(ләр) | француз теле | ||||||||
Дин | католицизм | ||||||||
Акча берәмлеге | ливр | ||||||||
Ябу