Инфузорияләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Инфузо́рияләр яки керфеклеләр (лат. Ciliophora) — бер күзәнәкле хайваннар төркеме. Alveolata төркеменә керә. 6 меңгә якын төре бар, Татарстанда 70 тән артык төре билгеле.
Кыска фактлар Инфузорияләр, Халыкара фәнни исем ...
Инфузорияләр | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Таксономик ранг | тип[1] |
Югарырак таксон | альвеоляты[d][1][2] |
Коллаж | |
Куллана | реснички[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 4[d] |
Башлану вакыты | 630000 тысячелетие до н. э. |
Ябу
Инфузорияләр башка бер күзәнәкле хайваннардан органеллалары — хәрәкәт функциясен башкаручы керфекчәләр һәм икеләтелгән төше булу белән аерылып тора. Инфузорияләрнең 2 астибын билгелиләр: иркен йөзүче керфеклеләр (Ciliata) һәм беркетелүче имүчеләр (Suctoria), аларның калынайган очында корбанын параличлый һәм үтерә торган матдәләр бүлеп чыгаручы ау кармавычлары бар.
Инфузорияләр әйләнә-тирәлек пычрануның органик индикаторы булып тора. Бактерияләр белән тукланып сулыкларны чистартуда һәм сәламәтләндерүдә, агым суларны биологик чистартуда мөһим роль уйныйлар.