Гуппи балыклары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гуппи — төче суда яшәүче, зур булмаган, озын тәнле балык. Бу балыкларның исеме Роберт Гуппи белән бәйле. Табигатьтә алар XIX гасыр уртасында табыла һәм тасвирлана. Балыкларның ватаны-Үзәк һәм Көньяк Америка: Венесуэла, Тринидад һәм Тобаго, Суринам, Барбадос, Төньяк Бразилия. Алар куе үлән булган җылы вак суларда яшиләр . Хәзер гуппилар бөтен җирдә диярлек.
Гуппи балыклары | |
Кыскача исем | P. reticulata |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Poecilia reticulata Peters, 1859[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | пецилии[d][1] |
Таксонның халык атамасы | 孔雀花鱂[2], 虹鱂(孔雀魚)[2], 孔雀魚[2], 胎鱂[2], 虹鱂 һәм guppy[3] |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d][4] |
...өчен инвазион төр | Мадагаскар[5] һәм Австралия[6] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Ареал таксона | Бразилия |
Охранный статус NZTCS | introduced and naturalised[d][7] |
Геном төзелеше URL-ы | ensembl.org/Poecilia_reticulata[8] |
Гуппи балыклары Викиҗыентыкта |
Шулай ук гуппи балыклары зур хезмәт күрсәтәләр. Бу балыклар малярия черкиләренең личинкаларын бик теләп ашыйлар, шуның өчен гуппи күп илләрнең сулыкларына күчерелгән.
Ата һәм ана балыклар аерылалар.
Ата балыклар 1,5-4 см; матур рәсемле, затлы койрыкка ия. Ана балыкның гәүдәсе 6 см озынлыкка сузыла, койрыгы киресенчә, ата балыкларныкына караганда, кыска һәм йомшак буяулы. Кыргый ана гупппиларның үтә күренмәле һәм төссез йөзгечләре була, ә балыкның гәүдәсе яшел, зәңгәр яки соры төстә
Тәндәге рәсемнең кабатланмавын исәпкә алып, табигатьтә ике бер үк төрле гуппи юк. Хәзерге көндә бу балыкларның төркемнәрен классификацияләү бик катлаулы, чөнки аларның токымы елдан ел күбәя.Гуппи классификациясенең нигезе булып тән буявы (нигездә, ата балыкларның) хезмәт итә. Күләме, формасы һәм койрыкларның төсе. Яңа токым бары тик койрыклы йөзүченең буявы буенча гына исем ала. Шулай, әгәр гуппи сары төсле тәнгә ия булса һәм кызыл койрыклы булса, ул Кызыл гуппи дип аталачак.
Кыргый табигатьтә бу искиткеч балыкның гомер озынлыгы шактый үзгәрүчән, уртача алганда - 2 елга якын. Уңайлы шартларда- аквариумда 3 елга кадәр яши.